Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Көчле рухлы Рушания әби

Иске Шәйморза авылында гомер итүче Рушания Рәхимҗан кызы Азизова – сугыш чоры баласы, шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды.

Рушания әби 1931 елда Иске Шәйморза авылында туа. Гаиләдә беренче бала була. Әтисе Рәхимҗан абый фронтка китә һәм сугыштан әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югала. Рушания әбигә яшьтән өлкәннәр белән беррәттән колхоз кырларында хезмәт куярга туры килә. Кырда чүп тә утаган ул, печән, башак, дару үләннәре дә җыйган.

- Без мохтаҗлыкта үстек, оныкларыма андый авырлыкларны күрергә язмасын инде, - ди хөрмәтле ветеран.

Әтисез ач тормыш сугыштан соң да дәвам итә әле алар гаиләсе өчен. Соңрак тормышка чыга, өч бала таба ул. Тик ир канаты астында озак гомер кичерергә насыйп булмый аңа. 10 ел бергә гомер иткәннән соң тормыш иптәше вафат була һәм Рушания апа балалар белән ялгызы кала. Көчле рухлы була ул, барлык сынауларны җиңеп, балаларым, дип яши. Гомере буе 22 партсъезд исемендәге колхозда эшли. Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Бүгенге көндә ул – кадерле әни һәм әби.

Кайгы-хәсрәтне үз гомерендә күп күрә Рушания апа, ике улын җирли. Бүгенге көндә килене Гөлнур тәрбиясендә яши, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып гомер кичерәләр алар.

Әниләрен һәм әбиләрен олы юбилее белән тәбрикләргә Рушания апаның барлык балалары һәм оныклары да җыелган иде. Хезмәт ветеранын котларга район башлыгы Марат Гафаров һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова килгән иде. Алар ветеранны юбилее белән тәбрик итеп, РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев