Көчле рухлы Рафик абый
Бүген Татар Бизнәсе авылында гомер итүче Рафик Лотфулла улы Хайбуллов үзенең 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.
Рафик абый 1941 елда Татар Бизнәсе авылында дөньяга килә. Әнисе Гайширә апа гомере буе колхозда хезмәт куя, әтисе Лотфулла агай исә читтә, шахтада эшли торган була, Рафик абыйга 6 айлар тирәсендә әтиләре аларны ташлап чыгып китә. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда әнисе белән Рафик абыйга җиңел булмый, әлбәттә. Тамаклары ул елларда ипигә туймый, кияргә киеме булмый. Рафик абыйга да җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башларга туры килә. Башлап райондагы “Сельхозтехника”да оештырылган тракторчылар әзерләүче 6 айлык курсларда укып, тракторчы таныклыгы ала ул. 1957 елдан башлап тракторга утыра. Аның беренче тракторы тимер тәгәрмәчле “У-2” маркалы була.
Әнә шул тракторына лафет элеп арыш уңышын җыюда катнаша ул. Шул еллардан башлап лаеклы ялга чыкканчы “Байрак” колхозында тракторда төрле эшләр башкара ул. Төрле елларда аңа Беларусь, К-700, К-701 тракторларын да иярләргә туры килә. “СК-5”, “Дон” комбайннарына утырып игеннәрне урып-суктыруда да катнаша әле ул. Иртә яздан башлап, кара көзгәчә басулардан кайтып керми Рафик абый, чәчә, рәт араларын эшкәртә, ашламасын, гербицидын кертә, көзен исә мул уңышны җыеп алуда катнаша. Ул елларда колхозларда әле КамАЗ автомобильләре булмый, Рафик агага К-700 тракторы белән Тольятти шәһәренә ашламага барырга да, күрше Ульяновск шәһәреннән вак таш, кирпеч ташырга да туры килә. 1980 еллар тирәсендә хәтта аны үзенең тракторы белән Ставрополь краена колхоз маллары өчен салам тюковать итәргә дә җибәрәләр. Минводы тирәсендә дә эшләргә туры килә аңа, биредә дә маллар өчен камыш тюковать итеп, вагоннарга тияп җибәрәләр алар. Авылда салынган күпчелек агач йортларның бүрәнәләрен дә Рафик ага авылдашларына урманнан кайтарырга булышкан. Авыл халкы бүген дә аңа рәхмәтле.
1966 елда үзе кебек үк әтисез үскән Роза Гайфулла кызы белән гаилә корып җибәрәләр алар. Агымдагы елның февраль аенда алар гаилә корып яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үтәләр. Тигез тормышта дүрт балага гомер биреп, аларга ныклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Бер кызларының һәм бер улларының вакытсыз үлемнәрен генә авыр кичерәләр алар, шулай да язмыштан узмыш юктыр шул инде дип сабыр булырга тырышалар Бүгенге көндә балаларының барысы да гаиләле, инде оныклары үсеп килә. Рафик абыйның 7 оныгы бар. Бүгенге көндә уллары Фәнил һәм киленнәре Гөлия, оныклары Раниль һәм Рәзил белән төп нигездә гомер кичерәләр.
Рафик абыйны олы юбилее белән тәбрик итәргә балалары, оныклары, туганнары, дуслары, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Марс авыл җирлеге башлыгы Рафик Җамалтдинов, Татар Бизнәсе авылы ветераннар советы рәисе Мөнир Айнетдинов, элек елларда “Байрак” колхозын җитәкләгән Җәмил Мөдәрисов килгән иде. Алар юбилярга ветераннар советыннан Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар, гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев