Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Изге күңелле Кадрия апа

Мунчәли авылында яшәүче Кадрия Кадыйр кызы Хисмәтуллова ямьле май аеның соңгы көннәрендә үзенең 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад бүлеге буенча урынбасары Ильмир Измайлов, район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Матак авыл җирлеге башлыгы Виталий Мердеев, район мәдәният йорты директоры урынбасары Мансур Әймәтов котлады. Кунаклар юбилярга район ветераннар советы исеменнән котлау открыткасы һәм Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Кадрия апа һәркемгә ярдәмчел, юмарт булуы белән кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Ул һәрчак ягымлы, ачык йөзле, нинди генә киңәш, йомыш белән керсәң дә, кире борып чыгармый, үзенең төпле киңәшен бирә. Аның сабырлыгына, түземлегенә таң калырлык.

Тормыш юлы да аның тигез генә бармый, язмыш аңа шатлыгын да, кайгысын да мулдан әзерләп куйган була.

Ишле, тугыз балалалы, сугыш ветераны Кадыйр ага гаиләсендә бишенче бала, игезәк сыңары булып туа Кадрия апа. Яшьтән үк чая, җитез була ул. Мәктәптәге 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң башлап фермага эшкә килә, бер үк вакытта кичке мәктәптә дә укый. 1962-66 елларда исә авылдагы медпунктта санитарка вазифасын башкара. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы Кадриягә апаны авыл советына депутат итеп сайлыйлар. 1966 елда Матак авыл советына секретарь вазифасына тәкъдим итәләр. Бу вазифаны ул 1973 елга кадәр тел-теш тидермәслек итеп башкара. Оста оештыру, һәркем белән уртак тел таба белү сәләтенә ия булган Кадрия апага 1973 елда авылдагы мәдәният йортын җитәкләүне тәкъдим итәләр. Ул елларда авылда хәтта клубның аерым бинасы да булмый. Ул китапханә бүлмәләрендә урнашкан була. Шул елларда яңа клуб бинасы салына башлый, төрле инстанцияләргә йөреп, ярдәм сорый-сорый клубны төзетеп бетереп, сафка бастыруга да ирешә Кадрия апа. Аннан кирәкле җиһазлар юнәтү, концертлар өчен милли киемнәр булдыру ... саный китсәң башкарылган эшләр бихисап, ә аларның башлангычында исә кечкенә генә гәүдәле, ут борчасыдай җитез Кадрия апа тора. Мәдәният эше дә җанланып китә авылда, төрле авылларга барып концертлар куеп, мәдәният йорты өчен кирәкле булган башка җиһазларны да булдыралар алар. Армиягә алынучы солдатлар өчен клубта бик матур кичәләр оештырылып, озатулары хакында өлкән яшьтәге авылдашлары бүген дә җылы итеп искә алалар әле.

Тормыш иптәше  Рафаэль абый белән өч балага гомер бирәләр алар. Бергәләшеп өй җиткезәләр, куанып яшә дә яшә генә. Әмма барысы да без теләгәнчә генә түгел шул бу тормышта. Балаларга сөенеп яшәгәндә Рафаэль абый йөрәк өянәгеннән кинәт вафат була. Сөеп-сөелеп яшәр чагында, 35 яшендә өч баласын кочагына сыендырып тол кала Кадрия апа. Язмыш сынауларына каршы торып, өч баласына бер үк вакытта әти дә, әни дә булырга көч таба үзендә ул. Бар кайгысын эш белән җиңеп, балалары дип яши башлый. Бүгенге көндә, аллага шөкер, Кадрия апаның уллары Фәниль, Фәнис һәм Фаиль һәркайсы югары белемле белгечләр, гаиләле, инде үзләре балалар үстерәләр. Бик яшьли авырудан тернәкләнә алмыйча, вафат булган игезәк сыңары Камәрия апаның ятим калган балаларына да терәк була әле Кадрия апа.

Лаеклы ялга чыккач исә Кадрия апа ныклап торып дин юлына баса, мәдрәсәдә укып дини белем ала, биш вакыт намазын калдырмый. 2009 елда хаҗ кылып кайта. Әниләре үрнәгендә балалары да динне хөрмәт итеп, йолаларны җиренә җиткереп башкарып яшиләр, һәрберсе дини белем ала. Бүгенге көндә авылда мәетне юып соңгы юлга озатуга әзерләү эшләрен дә Кадрия апа башкара. Дини мәҗлесләрдә катнаша.

Авылдагы мәчетне төзетүдә башлап йөрүчеләрнең берсе дә Кадрия апа була. Кая гына бармый, кемнәргә генә мөрәҗәгать итми ул елларда Кадрия апа мәчетне төзетү эше буенча. Авыл җитәкчеләре, активистлары белән бу авылдан чыккан акчалы кешеләрне дә табалар, хәлне дә аңлатып бирәләр. Хәтта Казандагы ислам үзәгенең Буа филиалы җитәкчеләренә кадәр барып җитә ул үз гозере белән. Әмма үз дигәненә ирешә, әкренләп булса да акча да җыела, мәчет төзелә, сафка баса башлый. Ул тотынган эш һәрвакыт уң була. Кайда гына барса да, кемнәр белән генә очрашса да, аның сүзе һәрчак үтә.

Бүгенге көндә Кадрия апа актив тормыш рәвеше алып бара. Ул авыл ветераннар советы, мөслимәләр берлеге рәисе вазифаларын да башкара. Авылдагы бер генә чара да Кадрия апаның катнашыннан башка узмый. Мин аның 75 яшьтә булуына карамастан, тәвәккәллегенә сокланам. Әлегәчә алдагы тормышны уйлап, киләчәккә карап, балаларын, оныкларын кайгыртып яши ул.

Бүген Кадрия апаның 5 оныгы бар. Балалары, оныклары һәр атна саен кайтып, килеп, хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп китәләр. Кадрия апаның юбилеена аның барлык балалары, оныклары килгән һәм кайткан, туганнары һәм якыннары, дуслары, сыйныфташлары, күршеләре җыелган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев