Иске Шәйморза авылында яшәүче Зиннәтбану Хәлиуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте
Зиннәтбану апа гомере буе хәрәкәттә.
Зиннәтбану Миргалим кызы 1935 елның 25 февралендә күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Балачагы һәм яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы елларда уза. Иске Шәйморза мәктәбендә 7 сыйныф укып, эшкә керешә. Мәктәптән соң типографиядә эшли башлый. Ул елларда Иске Шәйморза авылы Буденый районының үзәге булганлыктан, биредә «Буденовец» газетасы нәшер ителә. Газета татар һәм рус телләрендә чыга.
Зиннәтбану апаны рус газетасына хәреф җыючы итеп билгелиләр. Ул чакта газетаны көннәр буе кулдан хәреф җыеп, дөньяга чыгаралар. Зиннәтбану апа тора-бара бу эшнең остасына әйләнә.
Ә 1959 елда, Буденый районы бетерелгәч, аңа колхозга эшкә барырга туры килә. Күп еллар туган колхозында хезмәт куя. Һәр елны җәй көне шикәр чөгендерен утауда эшли, ә көзен аларны җыеп, чистарта.
— Ул елларда колхоз шикәр чөгендерен күп чәчә иде. Без бөтен гаиләбез белән кырда, шикәр чөгендерен утауда, эшләдек. 5әр гектар бирәләр иде, бөтен эш кул белән башкарылды, көзен кагатларга да үзебез җыя идек, чистартып, үзебез үк кул белән машиналарга төядек, — дип искә ала узган елларны Зиннәтбану апа.
Авылдашы гармунчы Тимерша абыйга кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән белән бергә алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Зиннәтбану апага бу тормышта кайгы-хәсрәт тә, бәхет тә кичерергә туры килә, ул ике баласын, ирен җирли.
Зиннәтбану апа беркайчан да эшсез утырмый, әле дә хәрәкәттә. Ел саен бәрәңгесен утырта, бакчасында помидор да, кыяр да, башка яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә үсә. Узган ел «кабак та чәчтем, бер машина кабак җыйдык», — дип искә ала Зиннәтбану апа. Аңа балалары, туганнары, күршеләре ярдәм итә.
-Көнем балаларның шалтыратуыннан башлана, алар көнгә берничә тапкыр хәлемне белешәләр шулай, — ди әни кеше.
Язмышының барлык сынауларын кичеп, олы яшькә җитүенә аңа хезмәт сөючәнлеге ярдәм иткән. Зиннәтбану апа әйтмешли, ул беркайчан да кешедән көнләшмәгән, тормышка сөенеп яшәгән һәм яши.
Бүгенге көндә Зиннәтбану апаның 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.
Юбилей көнендә дә аның янына оныклары, балалары, туганнары килгән иде. Бу көнне Зиннәтбану апа район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановтан, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитовадан да җылы котлау сүзләре кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев