Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылыннан Рәзинә Яфизова «Ана даны» медале иясе

Һәръяклап уңган алар

Рәзинә белән тормыш иптәше Ильнур икесе дә Иске Чокалы авылыннан. Алар 2013 елда гаилә корганнар. Ильнур Рәзинәнең беренче никахыннан туган кызларын: Рузилә белән Рәсимә һәм Раиләне үз балалары кебек кабул иткән. Беркүпме вакыт үткәч, гаиләне тагын да тулыландырып, Илсинә, Айнур туган. Рәзинә белән Ильнур район үзәгеннән йорт сатып алганнар һәм күченгәннәр. Гаилә ишәйгәч яңа йорт та сала башлыйлар алар.

— Тормыш иптәшем ишле гаиләдә үскән. Ул бик тә бала җанлы. Балаларның күп булуына сөенә генә. Мин дә зарланмыйм. Олыраклары кечеләрен карашты. Бердәм, дус, тату булып үсәләр. Бөтен эшне бергә башкарырга тырышабыз,- ди Рәзинә. — Балаларның бишесендә биш төрле холык. Алар турында начар сүз ишеткәнебез юк. Алга таба да шулай булсын иде. Иң мөһиме кешелекле, ярдәмчел булып үссеннәр. Бер-берсенә терәк булсыннар. Күңелеңдә изгелек, яхшылык булса, барысына да ирешәсең бит ул, — ди күпбалалы ханым.

Рәзинә өй җылысын саклар өчен барысын да эшләргә тырыша. Балаларының һәркайсына ныклы белем бирергә, үзләре сайлаган һөнәрләрен үзләштерергә ярдәм итәләр Яфизовлар.

Бүгенге көндә кызлары Рузилә райондагы техникумда пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә, Рәсимәләре Буада медучилищеда белем ала, Раилә исә Ульяновск шәһәрендә колледжда укый, Илсинә 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 4 сыйныфында, уллары Айнур Яңа Чүпрәле балалар бакчасы-башлангыч мәктәбендә 5 сыйныфта укый. 

Яңа гына төзеп кергән өйләренә заманча төс кертү белән дә мәшгульләр Яфизовлар. 

—Өйне төзегән вакытта да осталар ялламадык, һәр нәрсәне, кулыбыздан килгәнчә үзебез ясарга тырыштык. «Үзебез» дим инде, дөресрәге, Ильнур ясады, без, балалар белән, анарга ярдәм иттек, -ди хуҗабикә.

— Аллаһы Тәгалә бәхетебезне күпсенмәсен. Сәламәтлектән аермасын. Ә калганын булдырырга була, диләр ирле-хатынлы Яфизовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев