Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылыннан Кәүсәрия Абдулхак кызы 85 яшьлек юбилеен билгеләде

Дүрт балалы гаиләдә өченче бала булып туган Кәүсәрия апаның балачагы җиңелләрдән булмый. 1937 елда дөньяга килә, балачактан ук ачлыкны да, ялангачлыкны үз җилкәләрендә тоеп үсә ул.

Сугыш башланганда Кәүсәрия апага 4 яшь тә тулмаган була әле. Әтисе Абдулхак аганы да сугышка алалар, кызганычка каршы, хатынын тол, дүрт баласын ятим итеп, ул сугыш кырында ятып кала. Әтисен бөтенләй дә хәтерләми Кәүсәрия апа. Әнисе иртәдән алып төнгә кадәр хезмәттә була, фермада атлар карый, нинди эш кушсалар, шуны да башкара. Өйдә алар белән янәшә сукыр әбиләре дә була әле. Кәүсәрия апаның балачагы кычыткан, алабута, кузгалак ашап үтә. Кайчакларда әнисе фермадан ат тиреләре алып кайта торган була, шуны пешереп ашаулары турында сөйли Кәүсәрия апа. Бу көннәр алар өчен бәйрәмгә тиң була. 
- Яшьтән үк нужаны күп күреп үстем мин, көтү дә көттем, урман да кисәргә туры килде миңа, ничек тә яшәргә, җан асрарга тырыштык, туярлык ашап үсмәдек. Сугыш тәмамланганнан соң башкаларның әтиләре кайтып тормышлары җиңеләйде, безгә ул бәхет тә язмады. Җилкәдән салам, печән бәйләме төшмәде, эшләмәгән эш калмады инде,-дип балачагын, үсмер чорын искә алып Кәүсәрия апа.
Кәүсәрия апага укулар да әлләни насыйп булмый, яшьтән үк эшкә тотына ул. Вакытында ат белән сөт җыеп та ташый ул. Атны да үзе җигә, үзе туара. Фермада сыерлар саварга да, сарыклар карарга да туры килә Кәүсәрия апага. 
1967 елда язмыш аны Әбдерәшит Шәйдулла улы белән кавыштыра. Бик белемле кеше була ул. Гомере буе райондагы янгын сүндерү частенда эшләгән, бик әйбәт мичче булган. 
Тормыш иптәше белән Кәүсәрия апа өч балага гомер биреп, аларның һәркайсына ныклы белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Кызлары Зөлфия укытучы, уллары Ирек райондагы юл төзү оешмасында эшли, икенче кызлары Гөлия район үзәгендә яши. 
- Үзем яшьтәк үк ачлыкны тоеп үскәнгә, балаларым ач булмасын дип гомере буе тырыштым, нинди эш кушсалар да баш тартмадым. Аллага шөкер, балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәделәр, яшьтән үк хезмәт белән тәрбияләп үстерергә тырыштык үзләрен,-ди Кәүсәрия апа үткән елларын хәтерләп.
Бүгенге көндә Кәүсәрия апа төп нигездә улы Ирек һәм килене Фирдәүсә тәрбиясендә яши. Кәүсәрия апаның 6 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.
- Балаларымның һәркайсына рәхмәттән башка сүзем юк, бик тәрбиялиләр, карыйлар үземне, бәхетле картлык кичерәм. Оныкларым да “әби” дип кенә торалар. Үзем белән янәшә яшәүче оныгым Инсаф та “әби, берәр нәрсә кирәкмиме”, дип һәрдаим хәлемне белешеп кенә тора. Балалар өйдә минем өчен бөтен уңайлыкларны да булдырырга тырыштылар, Әбдерәшитем генә иртәрәк безне ташлап бакыйлыкка күчте шул, рәхәтләнеп яшисе иде бит әле,- ди Кәүсәрия апа.  
Кәүсәрия апаның олы юбилее уңаеннан аны тәбрик итәргә район ветераннар советы рәисе Роза Нәсибуллина, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Венера Сәлахетдинова да килгәннәр иде. Кунаклар юбилярга район ветераннар советы, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты исеменнән котлау открыткасы һәм Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев