Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында гомер итүче Дилүзә Азизованың йорты әллә каян балкып тора

Җәй көне шау чәчәктә утырган аллы-гөлле чәчәкләре капка, йорт алдын әле менә бүген, кышка кереп барганда да, бизи.

Кешенең уңганлыгын-уңмаганлыгын йортына карап билгелә, дигәнне искә алганда бу хуҗабикәнең ниндилеге өенә кергәнче үк беленә. Өй эчендә исә татарларга хас бер матурлык, зәвык  белән җыелган бүлмәләр, тәрәзә төбен тутырып шау чәчәктә утырган гөлләр, һәр җирдә тәртип хөкем сөрә.

Дилүзә ханым Яңа Кәкерле авылында туган. Шундагы мәктәпне тәмамлаган. Математика фәнен үз иткән кыз Казан шәһәрендәге банк мәктәбенә укырга кергән һәм анда да уңышлы гына укыган. Аннан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында югары белем алган. Күпләр аның райондагы почта бүлегендә матбугат басмаларына яздыру бүлеген җитәкләвен дә хәтерлидер. Аннан район мәгариф бүлегенә бухгалтер булып эшкә күчте ул. Берара райондагы икмәк заводын да җитәкләде. Шул чакта икмәк заводы республикадагы төрле конкурсларда үзе җитештергән продукция белән катнашып, Дипломнарга лаек булып кайта торган булды. Район мәгариф бүлегендә баш белгеч вазифасы – Дилүзә ханымның соңгы елларда башкарган хезмәте.

Ә язмыш... Анысы Дилүзә ханымны яратып сыный. Яшьли өйләнешкән, ике айлык улының әтисе булган Тәүфигы көтмәгәндә, фаҗигале рәвештә вафат була. “бермәлгә дөнья караңгыланып калды”, дип искә ала ул елларны Дилүзә ханым. Әмма үлгән артыннан үлеп булмый, улы Рамилен дә яшәтәсе, үстерәсе бар. Нәселдән килгән көчлелеген, авырлыкларны җиңәргә өйрәнгәнлеген, бәхетнең әле аның киләчәктә көтеп торганына ышанычын бер йодрыкка туплап алга атлый яшь, тол хатын.  Һәм шулай килеп чыга да. Гомер барышында аның юлында Фәрит Азизов дигән егет пәйда була. Сабантуйларда көрәшеп батыр калган көрәшчеләрдән була ул. Язмышларны бергә кушып, мәңге аерылмаслык итеп бергә яшәп китәләр. Өй салырга керешәләр. Гаиләне тулыландырып кызлары Миләүшә туа. Тормышлар инде җайланды, бәхет инде менә шушыдыр дигәндә, Фәрите чирләп китә. Инде авыру белән көрәшергә тотыналар. Әмма... Авыру көчлерәк булып чыга. Яп-яшь, типсә тимер өзәрдәй ир-егетнең гомере өзелә.

Тагын парсызлык. Бу юлысы инде кулындагы ике бала белән... Төннәр буе Аллаһыга ялварып чыга ул вакытларда Дилүзә ханым: “Я, Раббым, шушы ике баламны кеше итәргә, аякка бастырырга, кеше арасында ким-хур булмаска көч-куәт бир!”

Тагын шунысын да әйтим, туганлык та көчле бу нәселдә. Яңа Кәкерленең аксакалы, имам-хатыйбы булган Миннәтулла карт үз балаларында авырлыкта да, шатлыкта да туган булып кала белү, бер-береңә ярдәмгә килү кирәклеген яшьтән тәрбияли. Садыйковлар проблеманы үзараларында гына хәл итәргә, кайгы-хәсрәт булса (тормыш булгач анысы да булмый калмый – бик яшьли әниләре дә үлеп китә) бергәләп күтәрергә, шатлыкларны бүлешергә, бер-берсе өчен горурланырга балачактан ук күнегеп үсәләр. Һәм беркөн дә хезмәтсез тормау, кеше арасында булу да ярдәм итә Дилүзә Азизовага кайгыларны җиңәргә.

– Без, гаиләдәге биш кыз мәктәптә укыганда ук тегәргә, бәйләргә өйрәндек. Беребез белгәнне икенчебезгә өйрәттек. Кулына бишинә тотып караган кешегә мәгълүмдер – кул эше күңел юанычы бирә. Бүген дә буш вакытым булдымы  бәйләвеч алам,- ди Дилүзә ханым.

Әллә нәрсәләр – пәлтәгә кадәр бәйли, тегә ул. Йон бияләйләр, оекбашларны сөйләмим дә. Аларны балаларына, оныкларына бүләк итә, “Җылы йорт” приюты балаларына илтә. Күптән түгел бәйләнгән җылы киемнәрне Донецк һәм Луганск Халык Республикаларындагы балаларга һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә дә җибәрде.

Үзем дә шушы авыл кешесе буларак, Миннәтулла ага белән Әлфинур апаның балаларының җырга-биюгә һәвәс булуларын да беләм. Авыл клубы сәхнәсендә куелган бер генә спектакль, концерт та алар катнашыннан башка узмый иде. Дилүзә ханым да, әнә, өлкәнәю чорына кереп барганда да сәхнәләрдә очып-очып бии әле. Гомумән, бөтен яклап актив кеше ул. Шуңадыр да инде җитәкчелек аңа Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсен җитәкләүне дә ышанып тапшыра.  Хәзер инде шушы кысаларда өлкәннәр эшен таныту, аларның тормыш-көнкүрешен кайгырту буенча актив эшчәнлек алып бара Дилүзә Азизова. Үзләре җитештергән, пешергән продукция белән төрле күргәзмәләрдә катнашалар алар, социаль челтәрләрне күзәтеп баручылар аларның төрле кичәләр оештыруын, экскурсияләргә йөрүеннән дә хәбәрдар.

Гомере буе Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанып яшәгән Дилүзә ханым ахирәт дөньясы турында да уйлый - мәдрәсәдә укый, дини белем ала, биш вакыт намазын калдырмый.

Тынгысыз җанлы, туган-нарының, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче Дилүзә Миннәтулла кызына алда да зур уңышлар, балалар шатлыгы телибез. Кешеләргә эшләгән игелегенең әҗер-савапларына ирешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев