Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хәбирә Шаһиәхмәт кызы Закировага 95 яшь тулды

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хәбирә Шаһиәхмәт кызы Закирова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән тәбрик итәргә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Баһаутдинов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамов килде, туганнары җыелды. Кунаклар юбилярга исәнлек-саулык теләп, РФ Президенты В.В.Путинның котлавын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

Хәбирә әби Иске Чүпрәле авылында туган. Сугыш башлангач окоп та казыган, урман да кискән. Казан шәһәрендә  йөк төяүче, бушатучы булып та, Серго исемендәге заводта да эшләргә туры килгән. Сугыштан соңгы елларда район кулланучылар җәмгыятендә ашханәдә хезмәт куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев