Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата
Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.
Гомер буе туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр -тормышыбызның күрке. Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Аделҗан улы Бакаев та шундый шәхесләрнең берсе.
Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә. Иске Чүпрәле авылында урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларында ук спортны үз итә. Мәктәп, район күләмендә чаңгы буенча үткәрелгән спорт ярышларында аңа тиңнәр булмый, һәрвакыт беренче урыннарны яулап килә ул. Спортның волейбол, җиңел атлетика төрләрен дә үз итә. Шуңа да урта мәктәпне тәмамлау белән үк яшь егетне район мәгариф бүлеге райондагы Хорновар-Шигали урта мәктәбенә физкультура укытучысы буларак җибәрә. Биредә бер ел эшләгәннән соң ул Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәү өчен чакырыла. Армиядә аңа Украинаның Черновцы шәһәрендә хәрби бурычын үтәргә туры килә.
Солдат хезмәтен тутырып кайткач та яшь егет ул еллардагы күпләр кебек шәһәргә ашкынмый, туган авылына әйләнеп кайта.
Төрле елларда аңа райондагы юл төзү оешмасында мастер, авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче техникумда мастер вазифаларын башкарырга, шулай ук, сельхозхимия, коммуналь хуҗалык кебек зур оешмаларда да эшләргә туры килә. Район коммуналь хуҗалык оешмасыннан лаеклы ялга китә хөрмәтле ветеран. Гомере буе хезмәттә булган тынгысыз Әмирҗан абый лаеклы ялга чыккач та өйдә утырырга теләми. Шуңа да “Прогресс” оешмасына килә. Бүгенге көндә ул биредә газ белән ягып җылыту котеллары операторы вазифасын башкара, үз карамагындагы беренче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, күп функцияле үзәк, мәдәният йорты, балалар иҗат йорты, китапханә һәм Госстрах кебек биналарны җылылык тәэмин итү буенча җаваплы ул.
Тормыш иптәше Фирүзә Абдулла кызы белән алар бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Аларның икесенә дә ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Кызлары Лилия район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы, уллары Марат исә Казан шәһәрендә яши. Балаларының икесе дә гаиләле, инде әни-әтиләрен оныклар белән дә сөендергәннәр. Бүгенге көндә Әмирҗан абыйның биш оныгы бар.
Үткән елда Әмирҗан абый пар канаты булган тормыш иптәшен югалта, Фирүзә апа шикәр чире, йөрәк авырулары белән чирләгән. Ялгызы гына калса да, Әмирҗан абый ялгыз түгел, аның җаны тарткан эше, балалары, оныклары бар. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә аның өе гөрләп тора, балалары кайта, кунаклар килә, үзеннән ерак та түгел яшәгән кызы Лилиясе эшкә барганда да, кайтканда да һәрдаим кереп әтисенең хәлләрен белешеп тора. Күршедә генә яшәүче оныгы исә бабасының уң кулы, һәрвакыт аның янында.
Әмирҗан абыйны олы юбилее белән тәбрик итәргә ветераннар советыннан Рөстәм Хәмидуллин, Мансур Хәйруллин, “Прогресс” оешмасыннан баш инженер Юрий Киргизов килгән иде. Алар юбилярга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар хөрмәтле ветеранга бәхет, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев