Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында гомер итүче Әдһәм Алиевны юбилее белән котладылар

Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә.

Берәүләр тормышта авырлыкларга бирешеп югалып калса, икенчеләре исә авырлыкларны җиңә-җиңә алга бара, гаилә кора, балалар үстерә, хезмәттән ямь табып яши. Язмамның герое - Иске Чүпрәле авылында гомер итүче Әдһәм Алиев да шундыйларның берсе.

Әдһәм абый 1941 елда Зур Чынлы авылында Шакирә апа һәм Атаулла агайның ишле гаиләсендә 8нче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы сугыш һәм сугыштан соң илне торгызу чорында үтә. Аның әтисе дә, абыйлары да Бөек Ватан сугышында катнашалар. Әтисе Атаулла агага сугыштан туган авылына 1946 елда гына кайтулар гасыйп була. Әдһәм абый Зур Чынлы авылында 7 классны тәмамлаганнан соң, колхоздагы фермага эшкә чыга. Монастырскига барып шоферлыкка укый. Аннан армия хезмәте. Аңа Мәскәү һәм Мәскәү астындагы частьләрдә хезмәт итәргә туры килә. Хезмәт итү чорында ул 9 классны тәмамларга да өлгерә. Хезмәтен тәмамлап кайтканнан соң исә Чистайдагы авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына укырга керә. Әлеге белгечлек буенча беренче хезмәт чыныгуын аңа “Алга” колхозында алырга насыйп була, бирегә механик буларак эшкә кайта ул. Яшь белгечнең эшкә кулы ятып торуын, һәркем белән уртак тел таба белүен күреп, район җитәкчелеге аңа 1971 елда райондагы хозрасчет участогына (ХРУ) җитәкче итеп билгели. Әлеге вазифаны ул 2013 елның ноябренә кадәр тел-теш тидермәслек итеп башкара.

Әдһәм абый искә алуынча, аңа тапшырылган участок баткаклык җирдә урнашкан була. Иң беренче эше итеп ул биредә техника керерлек юллар ясатырга тотына. Башлап 27 сутыйлык территориягә 1000 тоннага якын щебень ташытып җәйдерә һәм бетонга катыралар. Әлеге оешма колхозларда фермаларга суүткәргечләр, канализацияләр, азык цехлары ясау, монтажлау белән шөгыльләнә торган була. Гомумән, районда нинди генә төзелеш алып барылмасын, аннан соңгы монтажлау эшләрен Әдһәм абый җитәкләгән оешма төгәлли. Коллективны да ул үз эшләрен төгәл белүче, һәр эшне намус белән башкарып чыга алырлык хезмәткәрләрдән туплый.

Ул елларда ул җитәкләгән оешма республика буенча алдынгы урыннарны яулап килә. Җитәкченең рәсеме дә һәрвакыт Татсельхозмонтаж трестының Мактау Тактасында була.

Әдһәм Атаулла улының коллектив белән ирешкән уңышлары төрле елларда “Хезмәт аерымлыклары өчен”, “ТРның атказанган төзүчесе”, “Озак еллар намуслы хезмәте өчен” медальләре, күпсанлы Грамоталар белән бәяләнә.

Тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән алар өч балага гомер биреп, һәрберсенә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә Әдһәм абыйның 7 оныгы бар. Авылда үз өйендә ялгызы гына яшәсә дә, ул ялгыз түгел, дуслары, балалары, оныклары һәрдаим килеп-кайтып аның хәлләрен белешеп торалар.

Әдһәм абыйның  80 яшьлек юбилее уңаеннан аны тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, яшьлек дусты Иршат Юсупов килгәннәр иде. Кунаклар юбилярга Рәхмәт Хаты, бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев