Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Сирукованың юбилейлы гомер бәйрәме

Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Харис кызы СИРУКОВА шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен  билгеләп үтте.

Светлана ямьле җәй аенда, Нәзирә апа һәм Харис абый Камаловлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Ульяновск дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. Шәһәрдә калу мөмкинлеге булса да,  районга кайта. Белемле, энергиясе ташып торган, һәр чарада, һәр эштә актив, яшь кызга комсомолның район комитетында исәп һәм финанс бүлеге мөдире вазифасын башкаруны тәкъдим итәләр. Яшьтән үк тырыш булган, һәркем белән уртак тел таба белгән Светлана Харисовнаның булдыклылыгына район җитәкчелеге дә игътибар итә, 2000 елда Иске Чүпрәле җирле үзидарәсендә секретарь итеп билгеләп куялар аны. 2006 елдан башлап исә Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе булу да аңа йөкләнә. Ике дистә елга якын вакыт эчендә үз эшенең остасына әверелә, җирле халык арасында да ихтирам казана ул. Иртәнге сәгатьләрдән башлап эш сәгате тәмамланганчыга кадәр нинди генә сорау белән, кем генә мөрәҗәгать итми аңа, нинди генә белешмә сорап килмиләр?!   
“Хезмәтен яратып, төгәл башкара. Һәркемне ачык йөз белән каршы ала, беркайчан да, беркемне дә кире борганы юк”, диләр аның турында хезмәттәшләре дә. 
"Халык санын алудагы фидакарь хезмәт өчен", “Авыл хуҗалыгы өлкәсендә исәп алуны яхшы башкарганы өчен“ күкрәк билгеләре һәм медальләр белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты  иясе дә ул Светлана Сирукова. Хезмәт ветераны исеменә дә лаек булган, фотосурәте  районның Почет тактасында торган. Үтелгән гомер юлы әнә шулай матур эш күрсәткечләре белән бизәлгән!
1987 елда Кече Чынлы егете Фәнил Сируков белән гаилә корып җибәргәннәр алар.  Тыныч гаиләдә уллары Илнур, Ленар үсә. Балаларының икесенә дә ныклы тәрбия биреп, югары белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Илнурлары башлап югары банк мәктәбен тәмамласа, соңрак финанс институтында белем ала, бүгенге көндә Казан шәһәрендәге “Тимербанк” үзәк офисы идарәчесе вазифасын башкара. Ленарлары Казан шәһәрендә энергетика техникумын тәмамлаган, шәхси эшмәкәр.    
Безнең ил хатын-кызларына көчле булу хас. Көчле булулары өстенә алар әле мөлаемлыкларын, чибәрлекләрен дә гомер ахырына кадәр саклыйлар. Светлана ханым да шундыйлардан. Хатын-кызның яшен күрсәтмиләр. Без дә әйтмик әле Светлана ханымның ничә яшь тутырганын – гел шундый яшь, чибәр, вакыты белән кырыс та булып калсын. Ә иң мөһиме – бәхетле һәм сәламәт булсын! 
Ә бәхетен Светлана ханым гаиләсендә, яшьли кавышкан Фәнилендә  күрә. 
–Аңлый     белә, гел янәшәмдә,-ди тормыш иптәше турында юбиляр. Һәм – Мине шундый итеп тәрбияләгән әти- әниемә, хезмәтемне бәяли белгән җитәкчеләргә дә рәхмәтлемен,-диде, гомер юлларын бер мизгелдә күздән кичереп...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев