Иске Чокалыдан Рафаиль Ибраһим улы Якуповка 80 яшь тулды
Шәхесләр

Иске Чокалыдан Рафаиль Ибраһим улы Якуповка 80 яшь тулды

Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә.

Берәүләр тормышта авырлыкларга бирешеп югалып калса, икенчеләре исә авырлыкларны җиңә-җиңә алга бара, һәркемгә үрнәк итеп гаилә кора, балалар үстерә, хезмәттән ямь табып яши. Язмамның герое Иске Чокалы авылында яшәүче Рафаиль Ибраһим улы Якупов та шундыйларның берсе.

Рафаиль абыйның балачагы сугыш елларына, яшүсмер чагы исә сугыштан соң илне торгызу чорына туры килә. 7 сыйныфны да кичке мәктәптә генә тәмамларга туры килә аңа. Әтисе Ибраһим агадан алты айлык бала гына булып кала Рафаиль абый. Әтисе исә сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый, һәлак була. Рафаиль абый әнисе Мәликә апа белән генә үсә, шуңа да яшьтән үк аңа тормышны җигелеп тартырга туры килә. Кече яшьтән үк комбайнчы ярдәмчесе дә була ул, яшьли үк комбайн штурвалы артына утырып уңыш җыюда катнашырга да туры килә. Иң беренче эшләгән комбайны “СК-5” була аның. Шул еллардан алып 45 ел дәвамында төрле маркадагы комбайннарда колхозның урагында катнаша ул. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы яшь механизаторны алдынгылар слетына чакырып та, Сабантуйларда да бүләклиләр, аның рәсеме ел саен райондагы Мактау тактасына да куела ул елларда. 1971 елда үз колхозларында уракны тәмамлаган уңган комбайнчыны комбайны белән Актаныш районына уракка ярдәмгә дә җибәрәләр, бер ай эшләп кайта ул анда. Әйбәт эшләгәне өчен уракны тәмамлап аннан кайткач Рафаиль абыйга яңа комбайн бирәләр.

Комбайн беләнурак сезоны  тәмамлангач, Рафаиль абый фермада маллар карый, ул тәрбияләгән үгезләр үзләренең көрлекләре белән аерылып торалар. Комбайнда да, фермада да Рафаиль абыйның төп ярдәмчесе хатыны Наилә апа була.

Яшьтән авыр хезмәттә булу Рафаиль абыйның сәламәтлегендә дә үз эзен калдыра. Соңгы елларда күзләре авырта башлыйлар аның, хастаханәгә барулар да ярдәм итми, күзләре күрми башлый. Шулай да хөрмәтле ветеран төшенкелеккә бирелми, бүгенге көнгә шөкерана кылып яши.

Рафаиль абый тормыш иптәше Наилә Зәйнәбутдин кызы белән 57 ел тигез гомер кичереп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Улларының барысы да авылда төпләнеп калалар. Бүгенге көндә Рафаиль абый белән Наилә апаның дүрт оныгы бар. Төп нигездә алар уллары Рөстәм тәрбиясендә яшиләр. Күршедә генә диярлек икенче уллары-киленнәре яшиләр, шатлыклары да, эшләре дә уртак аларның.

- Аллага шөкер, балаларыбыз бик ярдәм итәләр үзебезгә. Аларга рәхмәттән башка сүзебез юк диләр ирле-хатынлы Якуповлар икесе дә бертавыштан. 

Әтиләренең  80 яшьлек юбилее уңаеннан ветеранның  балалары, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, Иске Чокалы авылы ветераннар советы рәисе Гөлсирә Хәлиуллина килгәннәр иде. Алар ветераннар советыннан Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар,  гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.


Нет комментариев