Ил белән бергә
Сания Сафи кызына бик күп тарихи вакыйгалар кичерергә туры килгән.
Зур Чынлы авылында яшәүче Сания Сафи кызы Ханҗәрованы 95 яшьлек юбилее белән котларга һәм фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерергә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов килде.
Кунаклар тыл хезмәтчәненә чәчәкләр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Сания Сафи кызы адресына бик күп изге сүзләр әйтеп, аның 100 яшенә дә килергә вәгъдә иттеләр.
Бу көнне хөрмәтле ветеран туганнарыннан, якыннарыннан, күршеләреннән дә җылы котлау сүзләре кабул итте.
Сания Сафи кызына бик күп тарихи вакыйгалар кичерергә туры килгән. Сугыш башланганда аңа 11 яшь булган. Өлкәннәр белән беррәттән, таңнан алып төнгә кадәр, хезмәт иткән — җирдә тынычлык булсын, тизрәк җиңү җитсен өчен бар эшне дә башкарган.
Ире Харис белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да белем алырга ярдәм итәләр. Сания Сафи кызы күп еллар «Ирек» колхозында эшли, тырыш, җаваплы була. Шуңа күрә дә медальләр белән бүләкләнә. 2025 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу истәлекле дата хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин юбилей медален гамәлгә куйды. Күптән түгел Сания Сафи кызына да шундый медаль тапшырылган иде.
Сания апаның бүген 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.
Бүгенге көндә, олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр үз йортында яши, ә балалары чиратлашып кайталар һәм әниләрен карыйлар. Тормыш иптәше Харис абый моннан 22 ел элек вафат булган.
— Язмышымнан канәгать һәм Ходайның шундый юмарт бүләге өчен рәхмәтлемен. Менә дигән балаларым, оныкларым һәм оныкчыкларым бар, — ди Сания апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев