Ике “биш“ле куелган мәлләрдә
"Кечкенә кызым", дия иде аңа Касыйм абый. Бөтен балаларыннан да аерып яраткангамы, әллә инде иң кечкенәсе булгангамы, шулай яратып эндәшәләр иде шул Дилүзәгә.
Дилүзә Хәсәнова (хәзер инде Аббазова) шушы яратуны, үзенә булган хөрмәтне аклап, ата-ана хакын, туган йорт, төп нигез дигән изге җирне олылап яшәргә тырышты һәм әле дә булса шулай яши. Балачактан ук үзсүзле һәм куркусыз иде Дилүзә. Үзсүзле, диюем дә бу очракта яхшы мәгънәдә, чөнки һәрчак үз- үзен камилләштерергә тырышты ул-мәктәптә яхшы укыды, мәктәпне тәмамлаганнан соң ук эшкә тотынды, шул ук вакытта Казан Дәүләт педагогия институтына читтән торып уку бүлегенә укырга керде.
Җырлый да иде Дилүзә. Балачакта аны әби- апаларның урындыкка бастырып куеп татар халык җырларын җырлатканнары истә калган. Ә сүзләре, көе, моңы һаман да колагымда яңгырый кебек. Көйнең һәр бормаларына керә-керә җырлагангадыр инде, елыйлар иде әбиләр (хәзер алар да, Касыйм абый белән Мөнирә апа да, мәрхүмнәр инде, аларны искә алуым рухларына дога булып барып ирешсә иде, иншаллаһ). Сугышта үлгән ирләрен, ялгыз үткәргән гомерләрен хәтерләп елаганнардыр инде алар. "Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде, аерылдык, җылы калмаган. Син минеке мин синеке булып яшәүләрне Ходай язмаган", дип җырлый иде бит Дилүзә. Хәер, аның җырлавын туганнар гына түгел, райондашлар да хәтерли, булыр.
Вакытында район мәдәният йортында да эшләп алды авылдашым. Һәвәскәр башкаручы буларак радиодан да яңгырый иде аның башкаруындагы җырлар. Хәзер дә төрле иҗат концертларында күрергә була Дилүзә Аббазованы. Һәм ялгызын гына да түгел -гаиләләре белән иҗат кешеләре алар. Инде аларның "кечкенә" кызлары җырлый, очып-очып бии, әнә.
Татар Шатрашаны авылы егете Әсәдулла белән гаилә корып, ике кыз бала үстерделәр. Инде Миләүшәләре тормыш иптәше Рамиль белән оныклар бүләк итте үзләренә. Аббазовлар икесе дә күртармаклы технологияләр техникумы укытучылары. Хезмәт биографияләре балаларга белем һәм тәрбия биреп, һаман мәктәпләрдә үрелеп бара. Бу урында аларның бик ярдәмчел кешеләр булулары турында да әйтергә кирәк.
...Гомер шулай әкренләп уза. Олыгаябыз. Иске Чокалы авылында без уйнап үскән чирәмнәрне дә инде чытырманлык басып киткән, без ике йорт арасында салган сукмаклар да юк. Үткәннәрдән бүгенгегә алган дуслыгыбыз гына яши һаман. Язмыш та аңа шушы көннәрдә үзенең ике "5"лесен куйды. Үткәннәренә караганда, бүгенгесенә колак салганда шушы югары билгеләргә лаек ул, Дилүзә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев