Яшьтән үк тимер-томыр арасында йөреп үскән Мөкатдәм Айсин 28 ел трактора эшли
Уңган тракторчы
Авыл хуҗалыгы үзенең һөнәри бурычын намус белән үтәгән хезмәтчәннәре белән данлана. Югары Каракитә авылында яшәүче, бүгенге көндә үзенең 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Мөкатдәм Айсин шундый шәхесләрнең берсе.
Мөкатдәм абый өч балалы гаиләдә дөньяга килә. Яшьтән үк тимер-томыр арасында йөреп үскән Мөкатдәм абый, Марс урта мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, Сингәләйдә тракторчы-шофер һөнәрләрен үзләштерә. Аннан кайтып авылда эшли башлый. Аннан Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, армия сафларында хезмәт итә.
Армия хезмәтен тәмамлагач та, күпләр кебек читкә китми, авылга кайтып төпләнә. Комбайнга утырып, уңыш җыюда катнаша, тракторчы булып эшли. Аннан соң райондагы «Сельхозхимия» берләшмәсенә күчә ул. Соңрак исә Татар Бизнәсе карьерына эшкә чакыралар Мөкатдәм абыйны. Ул елларда иң куәтле дип саналган «Т-170» тракторын ышанып тапшыралар аңа.
Лаеклы ялга чыкканчы, 28 ел хезмәт куя ул биредә. Лаеклы ялга чыккач та әле Мөкатдәм абыйны эштән тиз генә җибәрәселәре килми, тагын берничә ел эшли ул.
Гомере буе хезмәттә булып, булсынга дип эшләүче механизаторны карьер, район җитәкчелеге дә күрә, ел саен аны Сабантуй мәйданнарына чакырып та бүләклиләр,
ВДНХның бронза медалена лаек була, «В. И. Ленинның тууына 100 ел» медале белән бүләкләнә. Аңа хезмәт ветераны исеме дә бирелә.
Тормыш иптәше Гөлҗиһан апа белән гаилә коралар. Гөлҗиһан апа Түбән Каракитә авылы кызы, 10 балалы гаиләдә дөньяга килгән. 16 яшеннән фермада сыерлар сава башлаган, озак еллар шикәр чөгендере үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә.
Мөкатдәм абый Гөлҗиһан апа белән бергәләшеп 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәрберсен укытып, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Балаларының өчесе Ульяновск шәһәрендә төпләнгәннәр. Төп нигездә исә әти-әнисе белән уллары Ильмир яши.
— Читтә яшәүче балаларыбыз да еш кайтырга тырышалар. Яныбызда яшәүче улыбыз Ильмир төп терәгебез. Яшь вакытта берни түгел икән ул, йөгереп йөрисең, ә менә өлкәнәя барган саен авырулар да баш калкыта башлый. Балаларыбызга бик рәхмәтлебез, ярдәм итеп торалар,-диләр Мөкатдәм абый белән Гөлҗиһан апа.
Бәхетле әби белән бабайның бүгенге көндә 2 оныклары бар.
Мөкатдәм абыйны олы юбилее белән тәбрик итәргә туганнары, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Марс авыл җирлегеннән Рәфик Җамалетдинов килгән иде. Алар ветераннар советыннан, «Агрохимсервис» җәмгыяте директоры Альберт Низамовтан, авыл җирлегеннән Рәхмәт хаты һәм бүләкләр, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Зяббаровтан Рәхмәт хаты тапшырдылар, гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев