Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Яңа Уби авылында яшәүче Ирина Краснова махсус хәрби операциядәгеләргә кул эшләре белән булыша

Район халкының олысы-кечесе махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм итәргә тырыша

Кемнәрдер мичләр ясаса, кайсыберләре җылы окбашлар бәйли, токмач кисә... 

 Яңа Уби авылында туып-үскән Ирина Краснова да махсус хәрби операциядәгеләргә кул эшләре белән булыша. 

...Ирина Васильевна алты балалы гаиләдә иң өлкәне булып дөньяга килә. 12 яше тулганда әнисе Лидия Александровна авырап китә. Әтиләре Василий Павлович исә колхозда — иртән эшкә китә, кичен кайта. Өлкән бала буларак, Иринага барлык хуҗалык эшләрен башкарырга туры килә. Өйдәге хезмәткә дә, дәресләрен әзерләргә дә, үзеннән кечкенәрәк эне-сеңелләренә күз-колак булырга да җитешә ул. Өйдә, авыру булса да, әниләре бар — киңәшләре белән ул да ярдәм итә. 

Мәктәптән соң фармацевтика буенча белем ала кыз, төрле елларда Убидагы аптекада, приютта хезмәт куя. 

Авылдашы Василий Николаевич белән гаилә корып, дүрт балага гомер бүләк итә. Киң күңелле, мәрхәмәтле ханым приютта эшләгән елларында ике кызчыкны да гаиләләренә сыендыра. Ул вакытта Рамиләгә — 8, Эльвирага 6 яшь була. Кызчыклар да яңа әти-әнисен кабул итеп, икенче көнне үзләре үк «әни», «әти» дип дәшәдәр аларга. Хәзерге вакытта да гаилә җепләре өзелмәгән — кызлар кайтып-китеп йөриләр. 

Гомере буе хезмәттә булган, кеше кайгысын да үзенекедәй кабул иткән Ирина Васильевна 2022 елда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы оекбашлар бәйли башлый. 50шәр пар оекбашны туплап гуманитар ярдәм белән бергә хәрбиләргә җибәрәләр алар. Моннан тыш, авылдашлары белән бергәләшеп, маскировка челтәрләрен үрүдә дә, башка әйберләр әзерләүдә дә катнаша Ирина ханым.

— Тынычлык урнашсын иде дә, егетләребез тизрәк туган якларга кайтсыннар иде,-ди Ирина ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев