Яңа Уби авылында яшәүче Ирина Ярзуткина — күпкырлы һөнәр иясе
Аның төрле картиналарны чигеп тә, мозаика белән дә ясавын күпләр белмидер әле.
Ириналар гаиләдә 6 кыз үсәләр.
— Авылыбызда ул елларда участок хастаханәсе булгангамы, без, барыбыз да, шәфкать туташы булырга хыялландык, -ди Ирина.
Хыялын тормышка ашырып Буа медицина училищесында белем ала ул һәм Уби участок хастаханәсенә эшкә кайта. Авыл егете Петр Михайлович белән гаилә корып, Ульяновск шәһәренә күченәләр.
Еллар узгач, язмыш җилләре Ярзуткиннар гаиләсен яңадан туган якларына, Яңа Уби авылына «кайтара». Ирина ханым башлап авылдагы мәктәптә лаборантка булып эшли, аннан үз белгечлеге буенча, Чувашия Республикасының Шомыршы районындагы Канаш поселогына фельдшер буларак эшкә урнаша һәм биредә 2022 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, хезмәт куя.
Шуннан соң аны авылдагы ветераннар советы рәисе итеп билгелиләр. Нинди генә кичәләр оештырмый ул өлкән яшьтәге авылдашлары өчен. Бергәләшеп скандинавия таяклары белән дә йөриләр, велосипед ярышлары да оештыралар, кышын чаңгыга басалар, шахмат-шашка уйныйлар — саный китсәң, бихисап..
Ирина кул эшләре белән дә яшьтән үк шөгыльләнә, әлеге һөнәрне әнисе өйрәтә. 4 сыйныфта укыганда ук үзенә кофта бәйләп кия. Әлеге шөгыле өлкәнәйгәч тә ярап куя — авылдашларына ул бәйләү буенча «искиткеч энә» дип исемләнгән мастер-класс күрсәтә башлый. Бисер, атлас җепләр белән чигә ханым. Өендәге кроватена җәелгән җәймәләрне, мендәр тышларын да үз куллары белән бәйләгән. Оныкларына да кофта-жилетлар, курчаклар, төрле әкият геройлары уенчыклар бәйләп биргән. Рәсемнәрне дә бик оста ясый, аларны бисер, мозаика белән бизәкли. Иҗат иткән дистәләгән картина бар. Пыялалы рамга урнаштырылганнары өй диварларын бизи.
Ирина Спиридоновна- волонтер да. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан Уби авыл мәдәният йорты бинасында «Доброе сердце» волонтерлар клубын оештырган.
— Махсус хәрби операциядә булган егетләргә ничек тә булса ярдәм итәргә теләвем мине авылдашларым белән бергәләшеп «Доброе сердце» дип исемләнгән волонтерлар клубы оештыруга этәрде. Без, пенсионерлар, авылдаш егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюны оештырдык. Һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты, авылдан китеп, башка шәһәрләрдә, өлкәләрдә яшәүче авылдашларыбыз да читтә калмады.
Аннан соң инде маскировка челтәрләре үрүгә дә керештек,-ди Ирина Спиридоновна.
Алар да 130лап челтәр үреп, махсус хәрби операция зонасына озатканнар.
Ирина Спиридоновна бүген изге күңелле, актив волонтер булу белән беррәттән тормыш иптәше өчен сөекле хатын, ике баласы өчен кадерле әни һәм биш оныгы өчен яраткан әби дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев