Яңа Кәкерле мәктәбендә олуг мөгаллим Илгиз Нәҗип улы Кәримовны искә алдылар
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә күп санлы Мактау Грамоталары, «Халык мәгарифе отличнигы» бүләге иясе, бөек мөгаллим, укытучыларның һәм укучыларның дусты һәм киңәшчесе Илгиз Нәҗип улы Кәримовны искә алдылар. Исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде.
Яңа Кәкерле мәктәбендә олуг мөгаллим Илгиз Нәҗип улы Кәримовны искә алдылар
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә күп санлы Мактау Грамоталары, «Халык мәгарифе отличнигы» бүләге иясе, бөек мөгаллим, укытучыларның һәм укучыларның дусты һәм киңәшчесе Илгиз Нәҗип улы Кәримовны искә алдылар. Исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде.
Римма Мәүлетова
Чара Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елы кысаларында да узды. Искә алу кичәсе мәктәп бакчасында булдырылган мәктәпнең ветеран-укытучылары аллеясы почмагында башланып китте. Ветеран-укытучылар аллеясы почмагында мәктәпнең һәр ветеран-педагогы хөрмәтенә «Туя» агачлары утыртылган. Килгән кунаклар аннан мәктәпнең чыгарышлылар паркында да булдылар. Анысы да мәктәп бакчасында оештырылган. Биредә теге яки бу елларда мәктәпне тәмамлаучы чыгарышлылар үз агачларын утыртканнар. Кичәгә килүчеләр бергәләшеп яшьлекләрен искә төшерделәр, бергә дусларча эшләүләре, балаларны укытулары, төрле чаралар үткәрүләре турында искә алдылар.
Элек елларда район мәгариф бүлеген җитәкләгән Шәүкәт Алиуллов үзенең хезмәт чорында беренче тапкыр Яңа Кәкерле мәктәбендә семинар узуы һәм килгән укытучыларны, җитәкчеләрне мәктәпкә керү юлында утыртылган ямь-яшел чыршылар, мәктәп бакчасындагы алмагачлар «каршы алуын» искә алды һәм бүгенгесе көндә дә мәктәп әлеге традицияләргә тугры калып, яшеллеккә күмелеп утыруын искәртте. Илгиз абый җитәкчелегендә мәктәпкә керү юлында утыртылган чыршылар бүген дә матур итеп үсеп утыралар. Яңа Кәкерле авылы халкы да аларны хөрмәт белән «Илгиз абый чыршылары» дип искә ала.
Бәйрәмнең икенче өлеше исә мәктәп музеенда дәвам итте. Биредә авылдан чыккан күренекле кешеләргә багышланган стендлар, почмаклар, җирле шагыйрьләрнең бастырып чыгарган шигырь җыентыклары, башка истәлекле әйберләре урын алган.
Мәктәп музеенда олуг мөгаллим Илгиз Нәҗип улы Кәримов истәлегенә почмак булдыру, элмә такта кую һәм аны ачу тантанасын да хөрмәтле ветеранның 90 еллыгы уңаена туры китереп оештырганнар иде. Элмә тактаны Илгиз Нәҗип улының балалары ясатып һәм яздырып кайтканнар. Анда ветеранның фотосы урнаштырылган һәм «Кәримов Илгиз Нәҗип улы (26.08.1933 — 17.10.2000 еллар). Мәктәп бинасына нигез салучы, Герой Зариф Алимовка һәйкәл куючы. 1960-1994 елларда эшләгән мәктәп директоры» дигән сүзләр язылган. Элмә тактаны ачу мизгелен килгән кунаклар һәм хөрмәтле ветеранның туганнары, балалары тын да алмый күзәттеләр.
— Әтиебезнең 90 еллыгы уңаеннан авылга кайтып корбан ашлары уздырырбыз дип уйлап йөрегән көннәребездә мәктәп директоры Шамиль Мөбарәкҗан улы шалтыратып, «Илгиз Нәҗип улының тиздән 90 еллык олы юбилее, әйдәгез әле сезнең белән бергә мәктәптә бергәләшеп үткәрик» дигәч, шатлыгыбызның чиге булмады, рәхәтләнеп ризалаштык, кичәнең ничек булачагын да бергәләшеп хәл иттек. Бәйрәмгә әтиебез белән иңгә-иң куеп эшләүче барлык хезмәттәшләрен, дусларын, тирә-күршеләрне чакырдык. Без, барлык балалары исеменнән дә, рәхмәт сезнең барыгызга да, әтиебезнең истәлеген саклавыгызга, аны олылап кайтуыгызга һәм килүегезгә,-диде олуг мөгаллимнең кызы Миләүшә Фәхретдинова элмә тактаны ачу тантанасында килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп.
Элмә такта астына исә хөрмәтле ветеранның шәхси әйберләре дә куелган иде. Шунда ук авылдашыбыз Иршат абый Закировның эзләнүләре нәтиҗәсендә төзелгән һәм Илгиз абыйның балаларына бүләк итеп бирелгән Кәримовлар династиясенең шәҗәрәсе дә урын алды.
Кичәнең өченче өлеше исә корбан ашы өстәлләре артында дәвам итте. Авылның мулласы Рамиль Алимов һәм озак еллар Илгиз Нәҗип улы белән иңгә-иң куеп эшләгән, аннан соң дин юлында агарту эшләре алып барган Әмирҗан абый Баһаветдинов олуг мөгаллим рухына багышлап ясин укыдылар. Бәйрәм барышында кунаклар корбан ашларыннан авыз иттеләр, бер-бер артлы остазлары турындагы якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Искә алу кичәсенә җыелган Илгиз абый кул астында эшләгән укытучылар, укучылары — инде үзләре дә бүген мәртәбәле укытучылар, илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт куючы төрле һөнәр ияләре, балалары: кызлары Ландыш, Миләүшә, Рәмзия, уллары Илдар, Илгиз Нәҗип улы турындагы якты истәлекләрне барладылар, мәктәптә Илгиз Нәҗип улы нигез салган
традицияләрнең дәвам иттерелүенә куанычларын белдерделәр.
Шунысы игътибарга лаек, олуг мөгаллим турында кем генә торып сөйләмәсен, аны искә алып бары мактау сүзләре генә әйттеләр. Димәк, хөрмәтле ветеранның гомере бушка үтмәгән, ул бүген дә үзенең авылдашлары, якташлары, укучылары күңелендә саклана.
Белешмә
Илгиз Нәҗип улы Кәримов Шәмсенур Каюм кызы һәм Нәҗип Кәрим улы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. 1941 елда Яңа Кәкерле җидееллык мәктәбенә укырга керә. 1948 елда мәктәпне тәмамлагач, 1948-1951 елларда Иске Чүпрәле урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Яңа Ишле, Түбән Чәке, Яңа Кәкерле авыллары мәктәпләрендә вакытлыча физика һәм биология укытучысы булып эшли (1952-1953 еллар). 1954 елда Яңа Кәкерле авылы китапханәсе мөдире вазифасын башкара. 1954-57 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1958 елдан 1960 елга кадәр Яңа Кәкерле авылында клуб мөдире булып эшли. 1960 елның 1 сентябреннән башлап Яңа Кәкерле мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый, химия-биология укытучысы белгечлеген үзләштерә. 1965 елда Яңа Кәкерле сигезъеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә һәм лаеклы ялга чыкканчы, 1994 елга кадәр шушы мәктәптә директор булып эшли, химия-биология фәннәреннән балаларга белем бирә. Күпсанлы Мактау Грамоталары белән бүләкләнә, «Халык мәгарифе отличнигы» бүләге иясе.
Тормыш иптәше Җәүһәрия Ахмадулла кызы белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Җәүһәрия апа гомере буе Яңа Кәкерле мәктәбендә укытучы булып эшләде, балаларга рус теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев