Яңа Кәкерле авылында яшәүче Глира Сирач кызы Баһаветдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
«Яшәвем белән бәхетлемен»
Хөрмәтле ветеранны тәбрик итәргә район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, «Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем мәктәбе» директоры Шамил Абдрахманов килгән иде.
Кунаклар юбилярга район башлыгының котлау открыткасын, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Глира Сирач кызы Яңа Чүпрәле авылында туган. 1954 елда Иске Ишледә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлаган. 1955-57 елларда Мунчәли урта мәктәбендә, 1957-1961 елларда Яңа Кәкерле урта мәктәбендә укыта.
Яңа Кәкерле мәктәбендә эшләгәндә Глира Сирач кызы булачак тормыш иптәше Әмирҗан Таһир улы белән таныша. Әмирҗан абый ул чакта Казахстанда шахтада эшли торган була. Озакламый алар гаилә корып, Әмирҗан абый эшләгән Зрянск шәһәренә бергә китәләр. Глира апа Зрянск шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә эшли. Шәһәр зур, мәктәптә балалар бик күп, һәр сыйныфта 37-шәр укучы була. Ул вакытта бу мәктәптә 4000гә якын укучы исәпләнә, өч сменада укыйлар. Глира Сирач кызына 6 нчы сыйныфларда математика дәресләре бирәләр (математика дәресләрен өч параллель сыйныфта алып бара ул). Әлбәттә, авылдан килгән укытучыга шәһәр мәктәбендә башлап җиңел булмаса да, коллективта да, укучылары арасында да тиз абруй казана ул.
— Иң беренче көннән үк укучыларымның исем-фамилияләрен өйрәнеп, үзләре белән танышып чыктым. Хәтерем бик әйбәт иде, барысын да танып, исем-фамилияләрен хәтеремдә калдырдым. Беркайчан ялгышмадым,- дип искә ала юбиляр ханым үткән елларны.
Гөлира ханым зәйтүенчә, аларның беренче уллары Әнәс Әмирҗан улы да Зрянскида яшәгән елларда дөньяга килә. Уллары тугач, алар яңадан авылга кайтырга булалар һәм Яңа Кәкерле мәктәбендә эшли башлыйлар. Глира Сирач кызы — математика, Әмирҗан Таһир улы физика һәм математика дәресләре укыта. Глира апа Яңа Кәкерле мәктәбендә 1962 елдан 1995 елга кадәр эшли.
Әмирҗан Таһир улы белән өч малай тәрбияләп үстерәләр алар, барлык балаларына да белем алырга ярдәм итәләр. Олы уллары Әнәс Әмирҗан улы — техник-автомеханик, инженер-төзүче, техник фәннәр кандидаты, доцент, хәзерге вакытта Ульяновск шәһәренең төзелеш техникумы укытучысы. Икенче уллары Радик Әмирҗан улы — район Советы аппаратында оештыру бүлеге җитәкчесе булып эшли. Кече уллары Илмас Әмирҗан улы исә Казанда яши.
Глира апа эш сөючән, тыйнак, игелекле, ярдәмчел һәм әлеге күркәм сыйфатларны үз балаларында да тәрбияли алган. Мөгаллимәмнең беркайчан да укучыларына тавыш күтәрмәвен, укучыларны үз балаларыдай якын, үз күрүен беләм.
Әмирҗан Таһир улы һәм Глира Сирач кызы — икесе дә сугыш чоры балалары, аларның балачагы һәм яшьлеге ул чор өчен бик авыр елларда үтә. Шуны да билгеләп үтәсем килә, бу гаҗәеп гаилә пары 64 ел бергә, мәхәббәт һәм татулыкта яши. Алар гомер буе бер-берсенә ярдәм итеп яшәделәр һәм яшиләр, икесе дә бер коллективта хезмәт куйдылар, үсеп килүче буынны тәрбияләделәр.
— Бүген яшәвем белән дә бәхетле мин. Иртән уянгач күземне ачып карыйм да, шөкер, күрәм, сулыйм, хәрәкәтләнәм, тормыш иптәшем, балаларым исән-саулар, моннан да олы бәхет бармы, дип уйлым,- ди юбиляр ханым.
Бүгенге көндә Әмирҗан Таһир улы белән Глира Сирач кызының дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев