Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Әмирҗан Таһир улы Баһаветдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләде

Әмирҗан Таһир улы Яңа Кәкерле авылында туып-үскән, сугыш чоры баласы. Әмирҗан аганың сөйләвенчә, аның 90 ел гомеренең 82 елы туган авылында узган.

Яңа Кәкерле мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач, урта белемне Иске Чүпрәледә алган. Өч ел Новосибирскида хезмәт итеп кайткан. Ул вакытта авылда хәерчелек хөкем сөрә, өйләре дә бик иске була. 

Әмирҗанның белемгә омтылышы көчле булса да, укуын дәвам иттерә алмый. Шахтага, акча эшләргә китә. Тынгысыз егет шул елларда авылдагы йортны да төзи, Томск шәһәрендәге югары уку йортына да укырга керә, гаилә дә кора. Тормыш иптәше Глира Сирач кызы да мәктәптә эшли. Гаилә коргач та әле алар берничә ел Казахстанда яшиләр. Авылга кайткач исә яшь белгечләрне Яңа Кәкерле мәктәбенә эшкә алалар, Глира Сирачевна — математика, Әмирҗан Таһир улы физика дәресләре укыта.

Укучысы буларак, Әмирҗан абыйның искиткеч белемле, катлаулы булган физика фәнен һәр укучы да төшенерлек итеп гади телдә аңлата алуын да билгеләп үтәсем килә. Физикадан практик дәресләр дә бик кызыклы үтә иде безнең, укучы егетләр дә электр чыбыкларын бер-берсе белән тоташтыру күнекмәләрен иң беренче булып менә шундый практика дәресләрендә алдылар. 

Әмирҗан Таһир улының 46 еллык хезмәт стажы бар, шуның 38 елын мәктәптә физика укыткан. Лаеклы ялга чыккач, авыл аксакаллары аны мәчет мулласы итеп тә сайладылар, озак еллар ул әлеге вазифаны башкарды, әле дә һәркемгә акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Әмирҗан абый гомер буе бал кортлары тота, аларны үзе карый, тәрбияли. Авылда элек-электән кыяр-помидорлар да иң беренче аларның бекчасында өлгерә иде, бүген дә бакчаларында груша, алма, виноградлар үсә. 

Әмирҗан Таһир улы Глира Сирач кызы белән өч ул тәрбияләп үстерделәр, барысына да югары белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга булыштылар. Әмирҗан абый да, Глира апа да авылда хөрмәтле укытучылар, балалары өчен яраткан әни һәм әти, әби һәм бабай. Бүгенге көндә аларның дүрт оныгы һәм оныкчыгы бар. 

Хөрмәтле юбилярны тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, «Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем мәктәбе» директоры Шамил Абдрахманов килгән, бала-оныклары җыйналган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев