Әфганчы Илдус
15 февраль илебездә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне буларак билгеләп үтелә
Илдус Фиркать улы Журавлев – Әфган сугышы ветераны, Яңа Чокалы авылында туып-үскән ир-егет.
Дамирә апа һәм Фиркать агай-ның алты балалы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Балаларның барысы да малайлар була. Яңа Чокалы мәктәбен тәмамлаган егет тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерү өчен район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училищега юл тота. Аны уңышлы тәмамлап, туган авылына әйләнеп кайта. 1986 елның ямьле май аенда армия хезмәтенә чакырыла. Татарстаннан 300дән артык яшь солдатны Төркмәнстан ягына, “Яшь сугышчы курс”ын үтәргә җибәрәләр, Теджень шәһәрендә оештырылган 6 айлык курсларда танк йөртергә, автоматлардан атарга өйрәтәләр. Әлбәттә, яшьтән техника арасында үскән Илдуска танк йөртү серләренә төшенү кыен булмый.
Ноябрь аенда аларны Таш-кентның аэропортыннан йөк ташучы “ИЛ-76” самолеты белән Кабул шәһәренә озаталар. Кабулга төнлә белән килеп төшәләр. Безнең яктагы вакыт белән Әфган җирендәге вакыт аермасы – 2 сәгать. Төнлә аэродромнан ерак булмаган урында урнаштырылган палаткаларда куналар. Иртән яшь солдатларны төрле частьләргә, заставаларга тараталар.
Башлап вертолетларга утыртып Баграм шәһәренә алып киләләр, аннары БТРларга төяп – заставаларга.
– Туган ягыңнан, өеңнән чыгып киткәч, ерак җирләрдә якташларың туганнардай якынга әйләнә. Әле Татарстаннан киткәндә үк мин райондашым, Яңа Кәкерле авылы егете Ринат Җәлалетдинов белән таныштым. Яшь сугышчы курсларында да без һәрвакыт бергә булдык, хәтта йоклый торган кроватьларыбыз да янәшә иде. Күрше заставаларга эләктек, ике ел бер-беребезнең хәлен белешеп, ярдәмләшеп яшәдек. Беребез хат алса, бераз буш ара булу белән, икенчебез янына йөгерә, хатны бергәләшеп укый идек. Армиядә башланган дуслыгыбыз бүгенге көндә дә дәвам итә, еллар үткән саен ныгый гына бара,-ди Илдус.
Застава дигәннәре уты да, суы да булмаган кишлак була. Илдус карамагына Т-62 танкасын тапшыралар. Экипаж дүрт кешедән тора: механик-йөртүче - Илдус үзе һәм тагын танк командиры, орудиены төзәүче, снаряд куючы. Союздан килгән медикаментлар, сугышчан җиһазлар, азык-төлек төялгән колоннаны озату, юлны саклау кебек бурычларны үтиләр алар. Бик күп сугышчан операцияләрдә, хәрәкәтләрдә катнашалар, үлем белән йөзгә-йөз очрашалар.
Бер тапкыр шулай күрше заставага колоннаны озатканда ул идарә иткән танк кулдан ясалган мина-фугаска эләгеп шартлый. Танк сафтан чыга, шартлау нәтиҗәсендә экипажның барлык кешесе дә контузия ала. Илдус иң алда, танк штурвалы артында утырганлыктан, шартлауның бөтен авырлыгы аңа эләгә. Авыр контузия алу өстенә аның аяклары каты яралана. Аны башлап Баграмдагы госпитальгә, аннан соң Кабулга ук озаталар. Бәхетенә, мина ярчыкларын чүпләп, аякларын исән саклап кала алалар. Госпитальдән чыгуга ук аны “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләклиләр. Армия хезмәтен исә аңа яңа танкта төгәлләргә туры килә.
Яңа Чокалыда төпләнеп калып, Илдус Бауман исемендәге колхозда тракторчы да, комбайнчы да булып эшли. 1992 елда Дания белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике балалары: кызлары Гөлназ һәм уллары Илнур дөньяга килә.
Инде рәхәтләнеп яшисе генә дә, тик сынаулар тыныч тормышта да сагалап тора әле аны. Әмма тормышына да, язмышына да зарланмый ул.
– Язмышыма үпкәләмим, исән-имин кайтуыма рәхмәтлемен. Ә менә туганым Максут Гафуров Әфганстанда һәлак булды, икенче туганым Шамил Гафуров исән кайтса да, сәламәтлеккә тиенә алмый, үлеп китте,-ди Илдус.
Әфган сугышы ветеранына район үзәгеннән фатир да биргәннәр. Илдус та “мин инвалид” дип, өйдә утыра торганнардан түгел – “Агрохимсервис” җәмгыятендә хезмәт куя. Тормыш иптәше Дания дә шунда пешекче булып эшли. Уллары Илнур Екатеринбург шәһәрендә хәрби бурычын үти, кызлары Гөлназ исә гаиләле, әти-әнисенә ике онык та бүләк иткәннәр.
– Яралардан бигрәк, ул еллар искә төшкәндә йөрәк сыкрый. Күпме яшәлмәгән дә гомерләр өзелде бит...,-ди Илдус, сугышлар кабатланмасын дип теләгәндә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев