Эш рәтен белгән кеше югалмый
Район авылларында яшәүчеләр үзләренең гаиләләре өчен җитеш тормыш булдырып, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, башка төр эшкуарлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Шундыйларның берсе – Түбән Чәке авылында яшәүче Шамил Мирза улы Шагаев.
Шамил абый тумышы белән Түбән Чәке авылыннан. Әтисе Мирза агай Бөек Ватан сугышы ветераны, 2нче төркем инвалид була. Авылдагы мәктәпне тәмамлаганнан соң Буадагы СПТУ-15тә шоферга укый Шамил абый. Армия хезмәтен тәмамлаганнан соң күпчелек яшьтәшләре кебек шәһәргә китми, авылда төпләнеп калуны кулай күрә. Туган колхозында шофер буларак хезмәт куя. Ул 20 еллап сөт ташу машинасында эшли. Булачак тормыш иптәше, Чувашиянең Шыгырдан авылыннан булган Сәрия ханым белән дә нәкъ менә шул елларда танышалар алар. Казан шәһәрендәге техникумнарның берсен тәмамлаган яшь кызны юллама буенча райондагы май-сыр заводына лаборантка буларак җибәргән булалар. Шамил абый да машинасы белән бирегә сөт ташый. Эш вакытында яшҗләр танышып китәләр, дуслык соңрак олы мәхәббәткә әверелеп, яшь гаиләгә нигез салына.
Колхозда хезмәте дәверендә биш еллап ферма мөдире вазифасын да башкарырга туры килә әле Шамил абыйга. Бу колхозлар бетеп килгән чор була. Колхозлар акча түләмилер, яшәргә, гаиләне алып барырга да кирәк. Күп уйланулардан соң Шамил абый гаиләсе белән киңәшеп, шәхси эшен ачып карарга уйлый. Иң башлап бөтен акчасын җыйнап “ГАЗ-53” машинасын сатып ала. Аннан соң урманнан делянкалар алып, утынлык һәм материаллык агачларны кисеп, утын һәм төзелеш өчен кирәкле булган материаллар сату белән шөгыльләнә башлый. Шамил абыйның үзенең сөйләвенчә, бу катнаш урманнар була. Биредә каен агачы да, имәне дә, юкәсе дә үсә. Имән агачларын кайберәүләр баганалык итеп сораса, күпчелеге каен утынына заказлар бирә башлый аңа. Әле бит ул агачларны урманга барып кисәсе, машинага төяп кайтасы, кайткач исә утынлык агачларны кисеп, ярып заказ бирүчегә илтеп тапшырасы. Шулай берничә еллап эшләгәннән соң Шамил абый агач эшенең тагын бер өлкәсе – агачны ярдырып такта ясап сату турында уйлана башлый. Аннан соң шәхси хуҗалыгына такта ярдыру җиһазын булдыру һәм пилорама өчен бина ясау хыялы белән йөри. Өйләре каршында буш җирне арендага ала ул һәм биредә булачак пилорама өчен кечкенә генә булса да бина ясап куя. Аннан соң әзер тасмалы бензин белән эшләүче пилорама сатып ала. Бу 2009нчы еллар була. Урманнан алган делянкалардан материаллык агачларны кисеп кайталар алар һәм заказ буенча такта ярдыра башлыйлар. Ә заказлар төрле була. Кемгәдер сарайга каен агачыннан идәнлек такталар кирәк булса, кемдер өй төзелеше белән шөгыльләнә, аларына обрешеткалар кирәк була. Шамил абый үзенә гозер белән мөрәҗәгать иткән кешеләрнең берсен дә кире бормаска тырыша. Үзенең трактор-погрузчигы, “ГАЗ-53” машинасы бар аның. Тактага заказлар булмаганда утын ярып сату белән дә шөгыльләнә. Оста үзе әйтүенчә, халык, шулай ук, кеше күмгәндә кирәкле булган такталарны ярдырып бирүне сорап та еш мөрәҗәгать итә икән аңа.
Моннан тыш, 10 гектар мәйданны биләгән пай җирләре дә бар аларның. Шуның 4 гектарына – печән, 6 гектарына арпа чәчеп, малларына кышкылыкка азык та әзерлиләр әле алар. Хуҗалыкларында ел саен 6-7 баш үгез, бер баш сыер да асрыйлар. Сыерлары китергән бозау янына яшь бозаулар да сатып алалар. Малларны тереләтә дә, суеп итләтә дә саталар.
Күпләр үз эшен башлый ала, бары тик теләгең зур булырга тиеш, үз максатларыңа ирешү осталыгы һәм якыннарыңның ярдәме кирәк, дип саный авыл эшчәне.
Тормыш иптәше Сәрия ханым белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Айгөл бүгенге көндә Төркиядә яши, уллары Рамил исә әти-әниләренең төп ярдәмчеләре.
- Кул кушырып утырсаң, беркем дә китереп бирми. Шуңа да тәвәкәлләп тотынырга, иренмәскә, хезмәттән курыкмаска кирәк,-ди Шамил абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев