Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чуваш Чүпрәле авылында яшәүче Мария Степановна Сачковага 95 яшь тулды

Гасыр йомгагын сүтә-сүтә

Мария Степановналар гаиләдә дүрт бала үсәләр. Мария исә — иң өлкәне. 95 яшенә, ачлык-ялангачлык, кайгылар күрүенә карамастан, Мария ханым бүгенге көнгә кадәр күңел күтәренкелеген саклаган, бик актив, хәтере яхшы, үткән елларның барлык вакыйгаларын хәтерли.

Яшьлегендә авылдашы Владимир Егорович Сачковка кияүгә чыккан. Өйләнешкәч, вербовка буенча, Ерак Себергә китәләр. Анда да колхозда эшлиләр. Соңыннан Ульяновскига кайталар. Ире паровоз йөртә, ә Мария Степановна Ташкент — Ульяновск поездында проводница булып эшли. Лаеклы ялга чыккач исә тормыш иптәше белән туган авылларына кайтып төпләнәләр алар. Владимиры белән бергәләп алар кызлары Еленаны һәм уллары Петрны тәрбияләп үстерәләр.

Балалары икесе дә Ульяновск шәһәрендә яшиләр. Моннан 16 ел элек Владимир Егорович вафат булган. Мария Степановна бүген үз йортында ялгызы гомер кичерә. Аңа, өч еллап инде, социаль хезмәткәр Наталья Фадеева беркетелгән. Әбекәй әлегә балалары янына күченергә теләми, үз йортын һәм туган авылын ташлап китә алмый. Бүгенге көндә юбилярның 3 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.

Мария апа гармунда уйный, рус, чуваш, хәтта татар телендә җырлар җырлый, такмаклар әйтә. Кунаклар өчен дә гармунда уйнап, үзенең яраткан җырларын һәм такмакларын әйтеп күрсәтте ул. Һәм барыбызны да үзенең 100 еллык юбилеена чакырды. Ә кунаклар бу көнне күп иде: балалары кайткан, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров килгән.

Алар юбилярга РФ Президенты В. В. Путин исеменнән котлау открыткасы, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев