Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән Миләүшә һәм Вагиз Туктиевлар сигез балага кадер-хөрмәт, тәрбия бирәләр

Әни булу — бәхет!

Безнең заманда балалар үстерү финанс яктан бер кыен булса, аларны тиешенчә тәрбияләү дә җиңел түгел. Ә Мунчәли авылында гомер итүче Миләүшә һәм Вагиз Туктиевларны мондый кыенлыклар куркытмаган... 
Миләүшә тумышы белән — Кайбыч районыннан. Булачак тормыш иптәше белән Ульяновск шәһәрендә танышалар. Гаилә коралар һәм Мунчәли авылына, төп нигезгә, кайтып төпләнәләр. Кайнатасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла агай һәм кайнанасы Камәрия апа белән бергәләшеп яши башлыйлар. 
 
— Вагизның әти-әнисен беренче күрүдә үк үз иттем, авылны да яраттым. Бу гаиләгә килен булып төшүемә сөенәм,-ди Миләүшә.
 
Нигезне баетып бер-бер артлы балалар: Наилә, Фирдәүсә, Гөлүсә, Илгиз, Илмас, Гөлназ, Илназ, Ильмир туа. Аларның беренчеләре инде үзләре дә гаилә корып, балалар үстерәләр. Илназ белән Ильмир Матак урта мәктәбендә белем ала әлегә.
Йөрәкләрен әрнеткәне- Илмаслары. Ул техникум тәмамлаганнан соң контракт төзеп, хәрби хезмәткә китә. Башлап Таҗикстанда, Сириядә хезмәт итә. Махсус хәрби операция башлангач анда катнаша башлый.
 
— Сириядән кайтып бары тик ике атна ял итә алды. Махсус хәрби операциягә киткәч тә берәр ел хәбәрләшеп тордык әле. Ә үткән елның 9 мартыннан соң элемтәгә чыкмый башлады. 2024 елның 14 июненнән башлап Илмасыбыз хәбәрсез югалучылар исемлегендә тора,-ди Миләүшә ханым.
 
Ильмас Туктиев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, хәрби хәрәкәтләр ветераны исеменә лаек булган.
 
— Балаларыгызның барысы да ярдәмчел булып үстеләр. Төпчекләр дә мәктәптә яхшы укыйлар,, Аллаһыга шөкер.
Күп балалы гаилә булганга дәүләтебез яңа йорт салдырды безнең өчен. Зур, иркен өйдә яшибез,-ди Миләүшә ханым.
-Тормышлар әйбәт. Һәр нәрсә бар. Мондый шартларда бала үстерү бәхет кенә ул. Бары тик дөньялар тынычлансын иде дә , һәркемнең баласы исән-имин булсын,-диләр Туктиевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев