Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән Лидия Искендерова: “Бәхетемне хезмәттә таптым”

Авыл уңганы хуҗалыгында 40лап мөгезле эре терлек асрый

Районыбызда мал-туар асрап, үз шөгыльләрен булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Зур Аксу авылыннан Искендеровлар гаиләсе.

Лидия Искендерова белән күрешеп, танышуыбыз район авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү чарасында булды. Әлеге бәйрәмдә аны хуҗалыкларында иң күп  күп мал-туар асраучы шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы буларак, сыер саву аппараты белән бүләкләделәр.Авыл уңганы белән якыннанрак танышу максатыннан без Зур Аксу авылына юл тоттык.

Лидия Искендерованың хуҗалыгы шактый иркен мәйданны алып тора. Биредә маллар өчен бина да, җәйлеген сыерларны саф һавада тоту өчен карда да, азык саклау өчен башка төр корылмалар да урын алган.

Тумышы белән ул Ульяновск өлкәсенең Иске Алгаш авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында калуны хуп күрә кыз. Булачак тормыш иптәше Александр белән дә үз авылларында таныша ул.

Александр районыбызның Зур Аксу авылында, киез итек басу белән шөгыльләнүче,  даны еракларга таралган гаиләдә туа. Кул арасына керүгә, әтисе Петр Анисимович улын да җитәкләп, аны авылларга алып йөри башлый. Яшьләрнең беренче очрашулары да, Лидияның әти-әнисе аларны киез итекләр басарга дип, үзләренә чакырган елны була. Яшүсмерләрнең дуслыгы соңрак олы мәхәббәткә әйләнеп, гаилә коруга китерә.Кече яшьтән авыл тормышын үз иткән Лидия, шулай итеп, Зур Аксу авылына килен булып  төшә.

–Зур Аксу авылын, аның халкын беренче күрүдә үк ошаттым. Авылда яшәп калуыбызга бервакытта да үкенмәдем. Александрның  гаиләсе  дә мине үз кызларыдай кабул иттеләр. Гаилә ишле иде, шуңа да без, йорт сатып алып, “башка” чыктык. Яңа йортта үз көнебезне үзебез күреп яши башладык,  бер-бер артлы балаларыбыз дөньяга килде, мал-туар асрадык, өебезгә янкорма төзеп куйдык,-дип искә ала үткән елларны Лидия ханым.

Тормыш иптәше Александр район үзәгендәге “Сельхозтехника” оешмасына шофер булып урнаша, Лидия ханым исә авылдагы колхозга эшкә килә, җәен шикәр чөгендере игүдә, көзен ашлык кабул итү складларында хезмәт куя.

Матур гына башланып киткән тормышның бер көнендә гаиләгә олы кайгы килә. Балаларын ятим, хатынын тол калдырып, Александр юл һәлакәтендә вафат була. Ул вакытта олы уллары Петрга 13 яшь, Сергей белән Елена  башлангыч сыйныф укучылары, төпчекләре  Ольгага нибары өч яшь була.

Сабырлыгын җыеп,  Лидия ханым  балалары хакына, сынмый-сыгылмый тормышын дәвам итәргә үзендә көч таба. Бүген исә аның балалары гаиләле, үз тормышларын булдырганнар. Улы Петр һәм кызы Елена авылда төпләнеп калганнар. Бәхетле ана, әби 10 оныгы һәм 2 оныкчыгының барлыгына  сөенеп туя алмый.Төп нигездә алар улы Петр, килене Лариса белән гомер кичерәләр. Улы вахта ысулы белән дә эшләп йөри.

Авыл тормышын мал-туарсыз күз алдына китерүе мөмкин түгел. Шуңа да гаилә малларның  баш санын арттырырга кирәк дигән карар кабул итә.

Хыялларын тормышка ашыруны  каршы якларында бушап калган җирләрне рәсмиләштерүдән башлыйлар, шәхси ярдәмче хуҗалык төзиләр.

“Күз курка, кул эшли”, ди халык.  Беркүпмедән сыерлар һәм яшь бозаулар асрау өчен бина төзеп куялар, малларга азык салу өчен утлыклар ясыйлар, су тарталар, аннан  үгез бозаулар өчен дә аерым бина булдыралар.

Башлап өч, аннан биш, ел саен савым сыерларның баш санын шул рәвешле арттыра баралар. Үз хуҗалыкларында үстерелгән таналарны да сыер итәләр, читтән дә сөтлебикәләр  сатып алалар. Бүгенге көндә аларның хуҗалыкларында сыерлар саны 13 башка җиткән. Мөгезле эре терлекләрнең  саны– 40ка якын.

“Сөтне тапшыру буенча проблема юк, авылыбызда сөт җыю эше оештырылган, көн саен капка төбеннән килеп алалар”,-ди хуҗабикә. Үскән бозауларга да  клиентлары һәрвакыт булып тора икән .

Тормыш иптәшен югалту хәсрәтен дә эш белән мәшгуль булып, юана ул. “Бәхетемне хезмәттә таптым, дисәң дә була”,-ди.  Балаларын, оныкларын  да кешелекле, хезмәтне яратып үстерүдә көч куя. Төп нигездәге  оныклары да  аның – төп ярдәмчеләре. Үткән көздә олы оныгы Александр армия сафларына алынган, хәрби хезмәтен Самара шәһәрендәге хәрби частьтә үтә, уртанчысы Егор авылдагы 8 сыйныфта, төпчек оныгы Матвей әлегә 6 сыйныфта белем ала.

Әлбәттә, авыл җирендә күпләп мал-туар асрау, үз хуҗалыгыңны тоту авыр, тынгысыз һәм чыгымлы хезмәт. Шулай да, тырышып, күптөрле авырлыкларны хәл итә-итә яшәүче Лидия ханым Искендеровага һәм аның гаиләсенә  сокланмый мөмкин түгел.

–Ике сөт саву аппаратыбыз бар иде. Шуның берсе эшләми башлагач, яңаны алырбыз дип тора идек, җитәкчеләргә рәхмәт, әйтерсең, белгәндәй, бәйрәмдә зур бүләк ясадылар,-дип шатлана Лидия ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев