Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән Ираида Петровна —нәкыш, милли бизәкләр төшерү белән шөгыльләнә

Эшең күңелеңә ошаса...

Арабызда тыныч кына, үзләренә игътибар таләп итмичә, күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнүче кешеләр бик күп.

Әмма «без капчыкта ятмаган» кебек, кешедәге талант та бер заман күренә. Алар турында таныш-белешләре, матур эшләрен күреп хәйран калганнар сөйли. Ираида Яшинаны да без шулай таптык.

Урманга якын гына урнашкан, матур табигатьле Чуваш Чүпрәлесе авылыннан ул. Кечкенәдән кул эшләренә гашыйк икән.

Балачакта курчакларына кием тегүдән башлаган Ираида, бераз үсә төшкәч, үзенә дә киемнәр тегә башлый. Мәктәптә тырышып укый, сыйныфтан тыш чараларда актив катнаша. Мәктәпне тәмамлагач та, күпләр кебек шәһәргә китми, тегүче һөнәрен сайлый һәм авылда төпләнеп кала. 16 яшендә Иске Чүпрәле авылындагы көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлегендә тегүче булып эшли башлый. 

Ираида ханым матурлык тудыручылар гаиләсендә туган. Әнисе Вера Григорьевна нәселендә рәссамнар һәм кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр булган һәм бүген дә бар. Әтисе Петр Николаевич нәселе дә тегүчеләрдән.

—Әтием һәм әниемнең нәсел җепләре буенча килгән гаиләләрдәге иң яхшы сыйфатларны үземә алганмын. Кече яшьтән үк тегүчелеккә тартылуым да шуннандыр,-ди Ираида Петровна. 

1994 елда Чуваш Чүпрәлесе авылында да тегү цехы ачыла һәм Ираида ханым шушы цехка эшкә күчә. Анда 20 еллап хезмәт куя. Чуваш Чүпрәлесе авылында эшләп киткән тегү цехында нинди генә киемнәр текмиләр... Төрле чараларда катнашучы һәркем милли костюмнар тектерү өчен бирегә килә. Чүпрәле районында бер генә чара да Ираида Петровна һәм аның хезмәттәшләренең алтын кулларының өлеше кермәүдән башка узмый. Милли күлмәкләрдән, костюмнардан башлап, әкият геройлары костюмнарына кадәр тегәләр алар. 

Тегү, бисер белән чуваш милли киемнәрен бизәү кебек һөнәрләрен алар балаларына, оныкларга да тапшыралар. Үткән ел, мәсәлән, «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» бәйгесенең муниципаль этабында Ираида Петровнаның кызы, оныклары һәм туганнары катнашып милли киемнәрне бизәкләр белән баету кебек һөнәрләрне күрсәттеләр. Бу да традицияләрнең буыннан-буынга, нәселдән-нәселгә тапшырылуының матур мисалы.

Соңгы елларда авылдагы тегү цехы ябылса да, кул эшләре Ираида ханымның яраткан шөгыле булуын дәвам итә.

Курчакларга киемнәр тегеп кидерү, өс һәм баш киемнәрен бисер белән бизәп, милли бизәкләр төшерү дисеңме — ниләр генә иҗат итми ул?! Челтәр, пәрдәләрне дә үзе тегә, кием-салымны да төзәтә. Бер кешегә каян килә шул хәтле талант, дип аптыраучылар да, ничек барысына да җитешәсең, дип кулларының талантына сокланучылар да бар. 

—Хезмәтемнең җимеше күңелемә җылылык бирә, танышларым, якыннарымның мактау сузләре иңнәремә канатлар куя. Мин аны эшкә дә санамыйм, кул эшләре белән шөгыльләнү минем өчен ял итү, күңелемне үстерү чарасы, җан азыгы,- ди Ираида Петровна.

Тормыш иптәше Юрий Владимирович белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр һәм тормыш киңлекләренә очыралар.

Балалары бүгенге көндә шәһәрдә яшиләр. Кызлары Наталья инде үзе дә гаиләле, ике онык бүләк иткән. Уллары Артем исә әлегә өйләнмәгән. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Юрий Владимирович каты авырудан вафат була, Ираида Петровна ялгызы гына кала. 

—Кул эшләре белән шөгыльләнү кышкы озын кичләрдә ялгызлыктан да коткара. Җәен вакыт күбрәк бакчада, урамда үтсә, кышын өйдә утырабыз,-ди Ираида ханым.

«Күнелегезгә ошаган эш табыгыз», дигән борынгы Китай философы Конфуций. Ираида Яшина да әнә шундый күңеленә хуш килгән эшне тапкан һәм дәвам иттерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев