Чүпрәледән Бикчуровлар гаиләсе Казанда тантаналы очрашуда булдылар
Рәфыйк Ади улы белән Мәркизә Кәрим кызы Ватаныбызны чын-чынлап саклаучылар, лаеклы уллар тәрбияләп үстерделәр.
Республика көне уңаеннан Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узган иде. Әлеге чарада безнең районның Зур Чынлы авылыннан Мәркизә Карип кызы һәм Рәфыйк Ади улы Бикчуровлар катнашты.
Мәркизә Кәрим кызы һәм Рәфыйк Ади улы махсус хәрби операциядә катнашучы Рәнифнең әти-әнисе. Бикчуровларның бәхетле, тату гаиләсе моннан 30 ел элек оешкан һәм үзара хөрмәт, аңлашу, игелек һәм мәхәббәткә нигезләнгән. Алар туган авыллары Зур Чынлыда һәм районыбыз халкы арасында абруй казанган, үсеп килүче буынга үрнәк булып торалар.
Рәфыйк Ади улы Бикчуров 1965 елда Зур Чынлы авылында туа, югары белемле. Башлап Ульяновск шәһәрендәге заводларның берсендә хезмәт куя, аннары туган авылында клуб мөдире булып эшли, шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә.
Мәркизә Кәрим кызы 1969 елда Зур Чынлы авылында дөньяга килә, урта махсус белемгә ия. Башлап Зур Чынлы авылындагы “Ирек” колхозында кассир, аннары Зур Чынлы авыл җирлеге Башкарма комитетында баш бухгалтер вазифасын башкара, хәзерге вакытта хуҗабикә.
Мәркизә Карип кызы һәм Рәфыйк Ади улы гаиләсендә ике искиткеч батыр ул тәрбияләнеп үсә.
Олы уллары Рәфис Зур Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендә югары белем ала. Аннары 2018 елдан 2019 елга кадәр Россия Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәзерге вакытта С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында, ПАО Туполев филиалында эшли.
Кече уллары Раниф 2015 елда Зур Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан елга техникумында укуын дәвам итә. Уку вакытында ул ике ел елга флотында эшли. Балачактан ук разведкада хезмәт итәргә хыялланган, һәм, ниһаять бу хыялы чынга аша аның. Техникумны тәмамлаганнан соң Рәниф контракт буенча ГРУ спецназ гаскәрләренә хезмәткә керә һәм шул ук вакытта Мәскәүнең “Синергия” финанс-сәнәгать университеты студенты була.
2022 елның сентябрендә Раниф мобилизацияләнә. Ул полкта өлкән разведчик булып хезмәт итә, Сватово-Кременной юнәлешендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, Купянск юнәлешендәге бәрелешләрдә яралана. Реабилитациядән соң ул башка полкка күчерелә, анда разведгруппа командиры вазифасын башкара.Күрсәткән батырлыклары өчен ул “Батырлык”, IV дәрәҗә Георгий Тәресе орденнары һәм “Хәрби батырлык өчен”, “Батырлык өчен”, “Спецназдагы хезмәте өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” медальләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев