Чүпрәледән Барис Таһиров бәрәкәтле хезмәт юлы узган
Ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Барис Таһиров Зур Чынлы авылында Зәйтүнә апа һәм Хәйрулла агайның алты балалы гаиләсендә олы бала булып дөньяга аваз сала. Биш малай һәм бер кыз үсәләр алар гаиләдә. Әти-әнисе Барис абыйның икесе дә колхозда хезмәт куялар. Олы бала буларак, Барис абый кече яшьтән үк авыл хезмәтен татып, хезмәт тәрбиясе алып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Аннан армия хезмәтен уза.
Югары белемне ул Ульяновск шәһәрендәге авыл хуҗалыгы институтында ала. Юллама белән Түбән Кама шәһәренә “Татэнергопром” (соңрак “Татэнергострой”) оешмасына җибәрелә. Шушы оешмада аңа еллар дәвамында хуҗалыкның баш зоотехнигы, идарәченең терлекчелек буенча урынбасары вазифаларын да башкарырга туры килә. Үз эшен һәрвакыт тел-теш тидермәслек итеп, намус белән эшли.
Тормыш иптәше Флера ханым белән тигез, тату гомер кичереп, өч балага гомер бирәләр. Инде барысы да гаиләле, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшиләр.
Барис абый әти-әнисе бакыйлыкка күченгәч, төп нигезнең ишекләре ябылмасын дип, Түбән Камадан авылга кайтып төпләнергә карар кыла. 2000нче еллар була бу. 2004 елдан исә аны Зур Чынлы авылы мәчетенә имам-хатыйп итеп сайлыйлар һәм әлеге вазифаны ул 2022 елга кадәр башкара. Бер үк вакытта дини гыйлемен арттыра, Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлый.
Шушы еллар эчендә Барис Хәйрулла улы авыл халкына ислам нигезләрен өйрәтүдә, мәхәллә халкын дингә тартуда зур тырышлык куя. Авыл өстендә халыкны намазга чакырып азан тавышы тынмый, мәчет ишекләре һәркем ачык була. Аллаһ йортын, зиратны төзек, тәртипле тотуда, авылда дини бәйрәмнәрне үткәрүдә, оештыруда, гомумән мөселман өммәтен берләштерү, аны белем-мәгърифәтле итү, җәмгыятебездә югары әхлак кануннарын тагын да ныгыту өчен бәрәкәтле хезмәт куя.
80 яшьлек олы юбилее уңаеннан Барис Хәйрулла улын тәбрикләргә бик күп дуслары, авылдашлары, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фатхуллов, ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин да килгән иде.
Бу көнне хөрмәтле дин әһеленә бик күп бүләкләр, “Мөфтиятнең 30 еллыгы” медале, “Чүпрәле районы оешуга 95 ел” юбилей медале, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән, авыл җирлегеннән, Зур Чынлы авылы мәчетеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рөстәм Хәмидуллин ТР Премьер-министры, Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров исеменнән, район ветераннар советыннан Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, озын гомер теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев