Чүпрәледә яшәүче Лузия Галим кызы Арифуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Лузия апа гомере буе “Ялкын” колхозында сыер савучы булып эшләгән
Бу истәлекле көнне Лузия Галим кызын район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Радик Баһаветдинов һәм Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин котладылар. Кунаклар юбилярга район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау хаты, бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер теләделәр.
Лузия апа гомере буе “Ялкын” колхозында сыер савучы булып эшләгән, хезмәтен яратып башкарган, шуңа да ел саен төрле бүләкләргә лаек булган. Тормыш иптәше Гаделҗан абый белән 8 балага гомер бүләк иткәннәр. Бүгенге көндә Лузия апаның 12 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 3 оныкчыгының да баласы бар. Кызганыч, әмма Гаделҗан абый әлеге бәхетле мизгелләрне күрә алмый, ул 22 ел элек бакыйлыкка күченгән.
Лузия апа күптән түгел зур фаҗигә кичерә: янгын чыгып, өйсез кала. Балалары үз яннарына алып китәселәре килсә дә, Лузия апа озак еллар Гаделҗаны белән бәхетле яшәгән, балалар үстергән нигезен ташлап китми. Шуңа да Лузия апаның балалары, әниләренең теләген үтәргә тырышып, яңа өй җиткезәләр. Бүгенге көндә авыл өлкәне шушы җылы һәм якты, урман исе аңкып торган йортында яши.
Лузия апа тирә-күршеләренә дә бик рәхмәтле. Авылдашлары Гөлсинә белән Рузия аңа һәр эшендә ярдәм итеп торалар. Әнә шулай, туган нигезенең утын сүндермичә, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының, якыннарының һәм күршеләренең мәхәббәте аңа тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәргә көч бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев