Чүпрәле районының алдынгы савымчысы турында
Бүгенге көндә аның группасында 64 баш тана исәпләнә.
“Цильна” җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы Алена Етриванова үз группасындагы савым сыерларыннан бер айга 1,6 тоннадан артык сөт сауган.
Алена Даниловна тумышы белән Ульян өлкәсе, Цильна районының Яңа Алгаш авылыннан. Мәктәпне тәмамлаган яшь кыз Чувашиянең Батыр районындагы техникумда бухгалтер һәм тегүче һөнәрләрен үзләштерә, туган авылында сатучы булып эшли башлый. Гаилә кора, өч балага гомер бирә. Кибет ябылып, эшсез калгач, “Цильна” җәмгыятенә килә.
Алена биредә тиз арада хезмәттәшләре белән уртак тел таба. Аңа таналар группасы җыеп, аларны бозаулату һәм саварга өйрәтү кебек җаваплы хезмәтне ышанып тапшыралар. Беренче хезмәт елында ук Алена алдынгы савымчы буларак таныла һәм районда үткән “Алдынгылар слеты”на чакырылып, бүләккә лаек була.
Бүгенге көндә аның группасында 64 баш тана исәпләнә.
–Үз эшемне яратам, малларым белән сөйләшәм, аларга, хәтта, “массаж”лар да ясыйм. Алар мине тавышымнан ук таный. Хайваннар да бит җан иясе, алар да яхшы мөнәсәбәттә булганны аңлыйлар, үзләре дә шундый җавап кайтаралар,-ди алдынгы савымчы.
“Цильна” җәмгыятендә бар эш тә автоматлаштырылган: маллардан савылган сөт торбалар буенча китә, азыкны махсус техника салып чыга. Сыер савучыларның хезмәте иртәнге 4 сәгатьтә башлана.
–Җәмгыятьтә быел сигезенче елымны эшлим. Җитәкчебез Барис Аппау улы эшләгән кешене күрә белә, аңа бик зур рәхмәт. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, һәрчак ярдәм итә. Хезмәт хакларыбыз да әйбәт. Хезмәтеңне күрә, бәяли белгәч, эшлисе генә килеп тора,-ди Алена Етриванова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев