Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы Зур Чынлы авылыннан Гөлия Шиһапованың улы Ватан сагында

1971 елда, Җәмил абый гаиләсендә дөньяга килә ул.

1988 елда Зур Чынлы урта мәктәбен тәмамлап, колхозда, эшкә кала. Ул елларда мәктәпне тәмамлаган егет-кызларны мәҗбүр авылда калдыралар иде. Авылдагы фермада ике ел эшләгәннән соң Лаеш районындагы техникумга барып, бухгалтерлыкка укый. Аннан янә авылга әйләнеп кайта һәм «Ирек» колхозына бухгалтер булып урнаша. Колхозлар бөлгенлеккә төшеп, таралгач Гөлия дә эшсез кала. Авылдагы урта мәктәпкә лаборантка буларак эшкә урнаша. Озакламый әтисе, анардан бер ай сонрак тормыш иптәше Наил вафат була. Өч баласын кочаклап, тол кала Гөлфия. Ярый әле янында кайнанасы Равия апа була. Аның белән 28 ел бергә яшиләр алар, бергәләшеп өч баланы аякка бастыралар. Бүгенге көндә Гөлия ханымның өч баласы да гаиләле, инде оныклар бүләк иткәннәр. 

Ә Гөлия ханымның тормышы бүгеннәрдә дә сагыну, көтүләрдән тора — улы Илнар махсус хәрби операция зонасында. Илнар 2022 елның сентябрендә, өлешчә мобилизация кысаларында, хәрби хезмәткә чакырыла. 2024 елда яралана, госпитальдә дәвалана, янәдән махсус хәрби операция зонасына китә. Сержант улы орден-медальләр белән бүләкләнә.

— Улым 2022 елның август аенда сөйгән кызы белән никахлашкан иде, бер айдан соң илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч аңа повестка килде. Ул ике дә уйламыйча: «без бармасак, кем барыр?!» дип китеп барды. Иртән- кичен «әни, мин исән!» дигән хәбәрен көтәм,-ди Гөлия ханым.

Уңган, авыл хатын-кызы хуҗалыгында берничә сыер, бозаулар асрый. 

— Эшсез утырырга яратмыйм. Эш мине күңелсез уйлардан аралый,-ди ул.
Илнар махсус хәрби операция зонасына киткәч әни кеше улына, аның янәшәсендә булган иптәшләренә дип гуманитар ярдәм туплый башлый. 

— Райондагы «Форпост» җитәкчесе Альберт Сөләймановка, «Огонек доброты» җитәкчесе Әлфия Азизова, гомумән, егетләргә, кирәкле әйберләр алу өчен акчалата ярдәм күрсәткән һәркемгә бик рәхмәтлемен,-ди изге күңелле ханым. 

Бакча, ындырында бәрәңге, маллары өчен чөгендер, кабак та үстерә икән. Карбыз-кавыннары да мул уңыш биргән. 

— Тизрәк тынычлык урнашып, улым Илнар да, гомумән, егетләрнең һәрберсе исән-сау гаиләләре, әти-әниләре янына әйләнеп кайтсыннар иде — бу минем иң зур дога-теләгем,-ди Гөлия Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев