Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында яшәүче Кыяметдин Җәләл улы Камаловка 90 яшь тулды
Кыяметдин Җәләл улына Бөек Ватан сугышы башланганда 5 яшь була.
Әтисен фронтка китеп, кайтмый, һәлак була. Әниләре ике баласын ялгызы гына тәрбияләп үстергән. Кыяметдин абыйга балачактан ук күп авырлыклар кичерергә, яшьтән үк колхозда эшләргә туры килә.
Авыл өлкәне гомере буе “Йолдыз” колхозында механизатор-тракторчы булып эшли, хезмәт стажы– 40 ел!
Кыяметдин абыйның тормыш иптәше Энҗе апа гомере буе район кулланучылар оешмасы системасында хезмәт куя, авылдагы азык-төлек кибете мөдире булып эшли. Соңыннан сөт җыючы хезмәтен дә башкара.
Энҗе апа белән Кияметдин абый үткән ел бергә гомер итүләренең 65 еллыгын билгеләделәр. Бәхетле гаилә дүрт ул тәрбияләп үстерә, һәркайсына тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Өч уллары Эчке эшләр министрлыгы өлкәсендә хезмәт куялар, берсе– төзүче. Бүген Камаловларның 8 оныклары бар.
Хезмәт ветеранын олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов килделәр. Кунаклар юбилярга җылы теләкләр теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев