Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яшәүче Солтания Сәнатулла кызы Усмановага 90 яшь

Уңган-булган Солтания апа

Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар. Кунакларны Солтания Сәнатулла кызы яхшы кәеф белән каршы алды.

Рөстәм Искәндәр улы хөрмәтле ветеранга сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чордагы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының кайгыртучанлыкларын күреп яшәвен теләде, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр тапшырды.

Солтания Сәнатулла кызының балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда уза. Юбиляр әйтүенчә, балачакта аңа кычытканны күп җыярга туры килгән, ә әнисе кычытканнан аларга ризык әзерләгән. Солтания апа кычытканның аларга сугыш елларында исән калырга ярдәм итүе турында сөйли. Сугыштан соңгы еллар да авыр була, олылар белән беррәттән эшләргә туры килә.

Солтания апа гомере буе колхозда хезмәт куя. Фермада да, каравылчы булып та эшли, шикәр чөгендере дә үстерә.
Үзенең авылдашы Мөбарәкҗанга кияүгә чыкга. Ире белән бергә алар биш балага белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Мөбарәкҗан абый да, Солтания апа кебек үк, гомере буе туган колхозында хезмәт куйган, балта остасы булган. Тормыш итү барышында яңа йорт өлгерткәннәр.

Солтания апаның уллары, әтиләре һәм әниләре кебек үк, туган колхозларында калып, механизатор булып эшлиләр, гаилә коралар. Олы кызлары Ульяновскида, ә кече кызлары Алсу район үзәгендә яши. Кызганычка каршы, моннан 13 ел элек Мөбарәкҗан абый бу дөньядан киткән. 

Солтания апа бүген үз өендә ялгызы гына яши, балалары чакырса да, нигезеннән китәргә теләми. Уллары да, гаиләләре белән, күршедә генә яшиләр, көненә берничә тапкыр әниләренең хәлен белергә керәләр, ярдәм итәләр. Кызлары да еш кайталар. Солтания апа аш-суга да бик уңган, ул-кызларын һәм оныкларын үзенең тәмле камыр ризыклары белән сыйларга ярата.

Аның бүгенге көндә 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә дә Солтания апаның барлык балалары килеп, юбилее белән котладылар, сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр, олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев