Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яшәүче Рушания Алиеваның тормышы ил язмышы белән бәйләнггән
Рушания Алиевага бер гасырга якын гомер кичерә.
Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда Рушаниягә, барлык яшьтәшләре кебек үк, ачлыкны гомумән, бар авырлыкны күрергә туры килгән. Шуңадыр да бүгенге көндә аяклары бик хәрәкәтләнми инде аның. Авырлык белән, тотынып кына йөри алса да, ул үзенең күңел көрлеген җуймаган, хәтере искиткеч яхшы, элекке еллар вакыйгаларын бик яхшы хәтерли.
Авыл мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач ук туган колхозына эшкә килә кыз. Гомере буе шунда эшли, төрле хезмәт башкара. Авылдашы Нигъмәтҗан абый белән тормыш коралар. Биш балалары туа, аларның барысына да тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.
Бүгенге көндә балалары төрлесе-төрле җирләргә таралышканнар, төп нигездә улы Радик өйләнеп, төпләнеп калган. Әмма 11 ел элек уллары авариягә очрап, вафат була. Рушания апа белән Нигъмәтҗан абый ялгыз калган киленнәренә, аларның ике баласына кул-канат булалар, булышалар. Нигъмәтҗан абый да вафат инде. Оныклар да үсеп җитеп, гаилә корганнар. Раушания апаның бүгенге көндә 9 оныгы, 15 оныкчыгы бар.
Алар төп нигездә килен-кызы Фәнзилә белән бергә гомер кичерәләр. Юбилей көнендә Раушания апаның барлык балалары, оныклар, туганнары кайтты..
Хөрмәтле ветеранны истәлекле дата — олы юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин да котладылар. Алар аңа саулыклы озын гомер, күңел күтәренкелеге һәм якыннарының кадер-хөрмәтен, кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен теләделәр, сугыш елларын кичергән буынның яшь буын өчен батырлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булуын ассызыкладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев