Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылында яшәүче Ираида Юдина – күпкырлы шәхес
Ираида Юдинаны да авылдашлары «Матурлык, гүзәллек тудыручы оста»,- диләр.
Ул Уби авылында, өч балалы гаиләдә олы бала булып дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Чабаксар шәһәрендәге транспорт һәм төзелеш технологияләре техникумында укып, төзелеш-бизәү эшләре остасы белгечлеген үзләштерә.
Язмыш Ираиданы Алешкин-Саплык авылы егете Михаил белән очраштыра. Яшь гаилә авылда төпләнеп кала. Ираида почта бүлегенә почтальонка булып урнаша. 2021 елның октябрь аенда аны авылдагы мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе вазифасына чакыралар. Тормыш иптәше Михаил исә район үзәгендәге “Глобалпак” оешмасында хезмәт куя. Гаилә өч бала тәрбияли. Олы уллары Глеб 5 сыйныфта, Матвей 2 сыйныфта белем ала, кечкенә Валерийга исә өч яшь, әлегә ул авылдагы “Теремок” балалар бакчасына йөри.
Ириаданың сәнгать дөньясына булган мәхәббәте мәктәп елларында ук башлана. Барлык предметлардан ул бигрәк тә рәсем һәм черчение (сызым) дәресләренә яратып йөри.
–Төсле карандашлар белән рәхәтләнеп рәсемнәр ясарга яраттым, сызымнар сыза, укытучыбызның мактап куюлары да җанга рәхәтлек бирә, тагын да теләп шөгыльләнә башлый идем,-дип искә ала мәктәп елларын Ираида ханым.
Рәсемнәрен төрле форматта, ачык төсләр кулланып иҗат итә. Әйтик, аның гуашь белән ясалган тәвис (павлин) кошы картинасында кошның матурлыгы, табигыйлеге белән үзенә җәлеп итә.
Ираиданың гади карандаш, акварель белән иҗат ителгән картиналары да бихисап. Алмаз мозаика белән дә шөгыльләнә ул. Төсле атлас тасмалардан роза букетлары да ясый.
Үзенең остазы дип, Ираида әнисен саный. “Кечкенә вакытта әнинең каләм белән ничек итеп эскизлар ясаганын, аннан майлы буяу белән ясаган рәсемнәрен карап тора идем. Бәлки, рәсем ясарга ул да этәргеч биргәндер”,-ди ул.
Райондашыбыз үзе иҗат иткән картиналары, аппликацияләре, рәсемнәре белән “Мастерица – 2025” чуваш хатын-кызлары берлегенең муниципаль бәйгесендә катнаша һәм өченче урынны яулый.
“Әлбәттә, үз-үзеңне мәҗбүр итеп рәсем ясап булмый. Һәрбер иҗат әсәре кебек ул да илһам килгәндә эшләнә. Көтмәгәндә күңелдә нинди дә булса образ, төсләр туа. Кайчак утырасың да – ясап куясың, ә кайвакыт озак вакыт күңелдә йөртәсен, кирәкле детальләр белән баетасың”,- ди үзешчән сәнгать остасы.
Мәдәният йортында эшли башлагач, Ираида үзен иҗади яктан тагын да ачылып китүен әйтә. Балалар өчен төрле түгәрәкләр оештыра, мастер-класслар күрсәтә. Иҗат иткән эшләнмәләре белән алар төрле бәйгеләрдә дә катнашалар.
–Җиңү яулаган балалар өчен чын күңелдән шатланам, аларның уңышлары миңа тагын да дәрт өсти, болар һәммәсе хезмәтемнең нәтиҗәсен билгели,-дип уртаклаша Ираида.
Ираида авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе буларак, балалар өчен бию, “Спортны сөючеләр клубы”, “Җырга һәвәсләр клубы” кебек түгәрәкләр дә оештырган. Әлеге түгәрәкләргә йөрүче балаларның әти-әниләре дә бик рәхмәтле остазларына.
–Эшемне яратып башкарам, гаиләм – төп терәгем, кайнанам Галина Ивановна да, тормыш иптәшем Михаил да минем бөтен башлангычларымда теләктәшлек итәләр, күңелемне үсендереп торалар, мине аңлаулары, хуплаулары өчен мин аларга бик рәхмәтле,-ди Ираида.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев