Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле егете уңышлы хезмәт итә

Россия Федерациясе Хәрби Кораллы көчләре сафында, көзге һәм язгы чакырылыштан хәрби хезмәткә алынган, дистәләрчә егетләребез намус белән хезмәт итәләр.

Сүзебез шуларның берсе – Илшат Илсур улы Мәхмүтов хакында.

Иске Чүпрәле авылында туып-үскән Илшат Мәхмүтов, Иске Чүпрәле күп профильле лицеен тәмамлаганнан соң, Казан милли тикшеренү технология университетының экология, технология һәм мәгълүмати куркынычсызлык факультетына укырга керә. Белемгә омтылган яшь егет үзе сайлаган белгечлек серләрен яратып үзләштерә. Аннан соң ул үз алдына армия сафларына хезмәт итүне бурыч итеп куя. Ниһаять теләге тормышка аша егетнең. Ул Россия Федерациясе Хәрби Кораллы Көчләренең иң абруйлы гаскәрләренең берсе –  Мәскәү шәһәрендәге "РФ Милли гвардиясе гаскәрләре үзәк аппараты эшчәнлеген тәэмин итү буенча Үзәк хәрби комендатура" гаскәрләрендә өлкән шофер буларак хезмәт итә башлый.

Физик яктан сәламәт, мораль яктан тотрыклы, спортны үз иткән егет биредә дә сынатмый, тиз арада командирлары һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. Аның армиядәге хезмәте дә командирлары тарафыннан бары тик яхшы яктан гына бәяләнә. 5 ай хезмәт иткәннән соң, Илшат Илсур улына кече сержант званиесы бирелә. Куелган бурычларны намуслы үтәгән өчен рота командиры тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә дә ул. Аның хакында мактап кына язалар часть командованиесе. Әле күптән түгел генә әтисе Илсур Калләм улы һәм әнисе Ләйсән Кәшфи кызына килгән Рәхмәт хатында да уллары Илшатның хәрби бурычын намус белән үтәве турында әйтелә.

- Улыбызның намуслы хезмәт итүе безнең өчен дә зур горурлык, чөнки Россиягә хезмәт итү - зур дәрәҗә,-диләр Мәхмүтовлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев