Чүпрәледән Елена Фомина: “Һәр бала – Ходай биргән бүләк”
“Ана Даны – Материнская Слава” медале иясе үзен бик бәхетле хатын-кыз дип саный
Күпләр хәзерге вакытта күп балалы әни булу авыр дип уйлый, алар моны өстәмә мәшәкатьләр һәм финанс чыгымнарның берничә тапкыр артуы белән бәйли. Ләкин өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр, киресенчә, бер балага караганда берничә бала үстерүе күпкә җиңелрәк, ә зур тату гаиләле булу бөтен авырлыкларны юкка чыгара, дип исәплиләр. “Һәр бала – Ходай биргән бүләк”,- ди бу уңайдан 6 бала әнисе Елена Фомина.
Районның Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Елена һәм Юрий Фоминнар гаилә учагын саклап, үзләренә хас күркәм кыйммәтләрне балаларына күчереп яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе. Елена Валентиновна алты балага гомер бүләк иткән олы йөрәкле Ана.
Еленаның иң зур байлыгы – балалары. Ул аларга ягымлы, яраткан, бар яктан да үрнәк әни була белә, аларны бар назын, йөрәк җылысын биреп тәрбияли. Балалар үзара дус, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итеп яшиләр, спорт белән актив шөгыльләнәләр, иҗадилар, биергә, җырларга, рәсем ясарга яраталар, аралашучаннар.
Елена тумышы белән Чувашиянең Батыр районы, Сидели авылыннан, Юрий исә Чуваш Бизнәсе авылы егете. Аларның танышулары да гадәти генә булмый. Елена ул вакытта Ульяновск өлкәсендәге мәктәпләрнең берсендә эшли торган була. Шул ук мәктәптә Чуваш Бизнәсеннән бер укытучы кыз укучыларга физкультурадан белем бирә. Чибәр, уңган кызны ул үзенең авылдашы белән таныштырырга тели һәм Еленаны шуңа күндерә дә. Ял көннәренең берсендә Елена туган авылына кайтып киткән вакытка турылап Юрий да иптәш егетен ияртеп кызны күрергә, танышырга килә. Яшьләр бер-берсен бер күрүдә ошаталар. Озак тормыйча, гаилә дә корып җибәрәләр. Башлап төп йортта, әниләре белән яшиләр, аннан гаилә ишәя башлагач, авылда үзләренә йорт сатып алып, яши башлыйлар. Өйгә янкорма өстиләр, балалар өчен бөтен уңайлыкларны булдырырга тырышалар.
– Мин үзем 8 балалы гаиләдә 7нче бала, ә тормыш иптәшем Юрий исә 6 балалы гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килгәнбез.
–Дөресен генә әйткәндә, кияүгә чыкканда алты бала әнисе булырмын дип уйламаган да идем. Әмма мин беркайчан да үкенмәдем һәм үкенмим дә,-дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Елена.
Күп балалы әнинең вакыты ничек үткәнен һәрберегез күз алдына китерәдер инде. Иртән балаларны ашатып, мәктәпкә озату, кер юу, ашарга пешерү, өй җыештыру, йорт тирәсендәге бетмәс-төкәнмәс эшләр...
– Хатын-кызның вакыты аш бүлмәсендә үтә инде аның,- дип көлә Елена. – Әни, бүген нинди тәмле әйбер пешерәсең, - дигәннән башлана көн. Әлбәттә, балалар үстергәндә төрле вакытлар була, барысы да җиңел дип әйтеп булмый. Тигезлек белән яшәгәч, бала үстерү авырлыкларын бик сизмәдем. Ирем һәрвакыт ярдәм итә. Әмма язмыш адәм баласын сыный... Безнең гаиләдә дә бар андый сынау... Шул чакларда безнең гаиләгә төрле яклап ярдәм иткән социаль яклау хезмәткәрләренә, башка киң күңелле кешеләргә зур рәхмәт әйтәбез,-диләр Фоминнар.
Чыннан да, язмыш ныклап сыный алар гаиләсен. Ике балалары үзенчәлекле булып туа аларның, игезәк сыңары булган бер кызлары исә туганнан соң берничә ай үткәч вафат була. Елена бу сынауларны тормыш иптәше Юрий, әниләренең ярдәмнәре белән генә җиңүе турында әйтә.
– Балалар кечкенә вакытта, Юрий Мәскәүдә эшләде. Авыру балабызны Казанга хастаханәгә еш алып барырга туры килә иде. Хастаханәгә баруны иремнең вахтадан соңгы ял көннәренә туры китерүләре бик авыр булды. Аллага шөкер, хәзер Юрий районда, электрик булып эшли. Аның өйдә булуына балалар да бик куаналар,-ди Елена.
Бүгенге көндә аларның олы кызлары Таисия Чебоксар дәүләт педагогия университетын тәмамлаган белгеч, икенче кызлары Анастасия Ульяновск шәһәрендә фармацевтика колледжын тәмамлап, хастаханәләрнең берсендә эшли, игезәкләре Анатолий һәм Николай район үзәгендәге техникумда белем алалар, Георгий – өч, Илья икенче сыйныфта укый.
Елена Валентиновна әйтүенчә, һәр бала - кабатланмас шәхес. Алар характерлары, мавыгулары белән бер-берсеннән аерылып торалар, бертуганнар булса да, бер бала икенчесенә охшамый. Иң мөһиме - аларны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк, ди ул.
Алар гаиләсендә һәрберсенең туган көннәрен, гаилә бәйрәмнәрен бергә җыелышып билгеләп үтү традициягә кергән. Яңа ел һәм милли бәйрәмнәрдә Елена балалар өчен төрле костюмнар тегә, ә әтиләре бүләкләр әзерли. Балалар белән әти-әниләре бергәләшеп сәяхәт итәргә һәм мәдәни-сәламәтләндерү урыннарына йөрергә тырышалар.
Күптән түгел Елена Валентиновна Татарстан Республикасы Президенты Указы белән балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен “Ана Даны - Материнская Слава” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.
Районыбызда шундый зур гаиләләр булуы куандыра.
Һәр әти-әнигә баласыннан игелек, шәфкать мәрхәмәт тоюлар насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев