Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Бөтен тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйле

Җәмил Кәбирович Шәриповның зур һәм якты тормышы Чүпрәле җире белән тыгыз бәйләнгән, ул озак еллар дәвамында туган як һәм аның халкы өчен намуслы хезмәт куйган.

 

Иске Чүпрәле авылында туып-үскән яшь егет 1980 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-механик белгечлеген үзләштерә.

Институтны тәмамлаганнан соң беренче хезмәт эшчәнлеген районның “Райсельхозтехника” оешмасында МТПның техник торышын диагностикалау буенча өлкән инженер булып башлый. 1981-1982 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң туган авылына әйләнеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген “Россия” колхозының баш инженеры булып дәвам итә, анда 1990 елга кадәр эшли. 1990 елдан 1998 елның 1 апреленә кадәр Чүпрәле районының 90 нчы һөнәри училищесында махсус дисциплиналар буенча укытучы була.

1998 елда аңа Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру һәм электрлаштыру бүлеге башлыгы вазифасын тәкъдим итәләр. Җәмил Кәбирович коллективта эшли башлаган беренче көннәреннән үк үзен белемле белгеч итеп таныта. Эшләү дәверендә ул районда хуҗалыклардагы машина-трактор паркларын хәзерге шартларда отышлы хезмәтне оештыру формалары буенча үзгәртеп кору буенча максатчан эш алып бара.

Җәмил Кәбирович җитәкчелегендәге бүлек хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, урта буын җитәкчеләре белән авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологиясе, катлаулы үзйөрешле техниканы җайга салу буенча, семинарлар оештыра, производствога яңа техника һәм технологияләрне кертүгә аерым әһәмият бирелә. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны контрольдә тотуны да оештыра ул.

Соңгы елларда техник һәм технологик модернизация, 50х50 программалары буенча, Җәмил Кәбирович инициативасы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән, хуҗалыкларда 36 трактор, 10 ашлык җыю һәм 5 азык җыю комбайннары, 7 автомобиль, 19 чәчү комплексы һәм чәчкеч сатып алынды.  Ягулык-майлау материалларын һәм электр энергиясен экономияләү буенча да зур эш алып барылды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Җәмил Кәбирович авыл хуҗалыгы техникасының ышанычлы эше буенча максатчан эш алып барды, рационализаторлык тәкъдимнәре кертте. Авыл хуҗалыгын механикалаштыруның барлык уңай нәтиҗәләрендә, нигездә, районның машина-трактор паркын тулыландыруда Җәмил Кәбировичның өлеше зур. Ул барлык яңа, алдынгы, прогрессив башлангычларның инициаторы һәм оештыручысы булды. Коллектив хезмәткәрләре һәм районның бөтен халкы арасында абруй казанды.

Җәмил Кәбирович тормыш иптәше Сәгыйдә ханым белән кызлары Энҗе һәм Айгөлне тәрбияләп үстерделәр, аларның икесенә дә лаеклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иттеләр.

Шушы көннәрдә Җәмил Кәбирович үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килгән иде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Дамир Аббазов юбилярга ТР агросәнәгать комплексы ветераннар советының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды, аңа озын гомер, бөтен эшендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев