Бәхетле картлык
Бар гомерен хезмәткә багышлап, аннан ямь һәм тәм табып яшәүчеләр бар. Бүгенге язмам шундый шәхесләрнең берсе- Нәҗип абый Хәмидуллин хакында.
Нәҗип Шәрипҗан улы Хәмидуллин 1938 елның 25 октябрендә Зур Чынлы авылында, Азизә апа һәм Шәрипҗан ага гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Шәрипҗан ага сугыштан яраланып кайта, дәваланганнан соң кире сугышка алмасалар да, тыныч тормышта, 1944 елда, кинәт вафат була. Әниләре Азизә апа балаларын беръялгызы тәрбияләп үстерә. Нәҗип абыйның балачак, яшүсмер, яшьлек еллары сугыш һәм сугыштан соң илне торгызу чорына туры килә. Бик яшьли, авыл мәктәбендә 5 сыйныфны тәмамлагач ук аңа колхоз эшенә тотынырга туры килә аңа. Нинди эшкә кушсалар да, һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкара, әнисенең төп ярдәмчесенә әйләнә ул. 1957 елда армия хезмәтенә алына. Чиләбе өлкәсенең Златоуск-20 дигән җирендә, урман эченә урнашкан була ул хезмәт иткән часть. Биредә үзенең булачак һөнәренә өйрәнә ул. Часть тирәсендә бик яхшы бер бабай була, ул Нәҗип абыйны сантехник, электр белән эретеп ябыштыру серләренә өйрәтә. “Синең кулыңнан килә, улым, үкенмәссең, мәңге эшле һәм ипиле булырсың”, дия торган була ул аңа. Нәҗип абый бүген дә зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә ала үзенең остазын. 1960 елда туган авылына кайтып төпләнә ул. Ул заманнарда авылда эретеп ябыштыручы һөнәре булуы турында ишетмәгән дә булалар. Колхозның ул вакытта өч машинасы була, тракторлары, комбайннары райондагы “Сельхозтехника” оешмасында булалар. Хрущев заманында комбайннар, тракторларның һәрберсе үз колхозына кайтарыла. Слесарь, эретеп ябыштыручы һөнәрен Нәҗип ага башлап дүрт ел үзе генә башкара, аннан соң гына ярдәмче бирәләр аңа. Яшь дуңгызлар, бозаулар асралучы фермаларга, машиналарны төзекләндерү мастерскоена әкренләп җылыту торбалары сузыла, бу эшләрнең һәрберсе Нәҗип абый куллары аша уза. Ул елларда Зур Чынлы авылында бик күп яңа йортлар калкып чыга, аларның һәрберсе өйләренә күмер белән ягып җылыту өчен җылылык торбалары сузуда ярдәм сорап Нәҗип абыйга мөрәҗәгать итәләр. Бер генә авылдашын да кире бормый ул, һәрберсенә ярдәм итәргә тырыша, авылда бик күп кешеләргә ярдәме тия аның. Шуңа да авыл халкының олысы да, кечесе дә бүгенге көндә дә хөрмәт итәләр Нәҗип абыйны. “Ирек” колхозының да кайчандыр гөрләп торган чагы булган. Ул елларда тимер баганалардан, калайдан ангарлар төзелә, фермалардагы агач тигәнәләр тимерләренә алмаштырыла. Әлеге ангарларны төзегәндә һәр баганасын, һәр калаен Нәҗип ага эретеп ябыштырып эшли. Колхозның кайсы гына тармагына күз салсаң да, анда Нәҗип ага куллары эретеп ябыштырып эшләгән җайланмалар булган. Авылларга газ кертелә, халык тимердән капкалар ясата башлагач та Нәҗип агага мөрәҗәгать итә авыл халкы. Авылдашлары әйтүенчә, ул эретеп ябыштырып эшләгән торбалардан беркайчан да су таммаган, һәр эшен җиренә җиткереп башкарган ул. Куллары алтын диләр Нәҗип абый турында авылдашлары.
1962 елда Нәҗип абый авылның уңган-булган кызларының берсе Тәскирә апа белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы биш балага гомер бүләк итәләр, һәрберсенә ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Уллары Ринат, Рәфик, Илһам, Илмас, кызлары Резидә әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермиләр. Уллары Ринатның һәм Илһамның вакытсыз үлемнәрен генә авыр кичерәләр алар, шулай да язмыштан узмыш юктыр шул инде дип сабыр булырга тырышалар.
-Тормыш иптәшем Тәскирә белән бик яхшы яшәдек һәм яшибез. Әлбәттә, тормыш булгач, төрлесе булгандыр инде аның, әмма һәрберебез вакытында юл бирә белдек, аңлашып яшәдек. Ул гомере буе минем терәгем, киңәшчем, ярдәмчем була белде. Өй төзедек, бүрәнәнең бер башыннан мин тотсам, икенче башына Тәскирәм тотынды. Хатыныма да, балаларыма да бик рәхмәтле мин,-ди Нәҗип абый.
Лаеклы ялга чыккач та, эштән туктамый әле Нәҗип абый, көндез мастерскойда булса, төнлә ашлык киптерү җайланмаларында эшли. Гомере буе сыер, бозау, ат, сарыклар, күпләп кош-корт асрыйлар, соңгы елларда гына сыер белән атларын саталар. Сарыкларны әле дә булса тоталар, казлар алып үстерәләр икән. “Һәр елны казларны 25 тән ким алмыйбыз, быел да үстердек”,-ди Тәскирә апа.
Бүгенге көндә Тәскирә апа һәм Нәҗип абыйның алты оныгы һәм бер оныкчыклары бар. Өйләрендә ялгызлары гына яшәсәләр дә, район үзәгендә яшәүче кызлары Резидә, кияүләре Шамил һәрдаим аларның хәлләрен белешеп, ярдәм итеп торалар, башка балалары да туган нигезне онытмыйлар, кайталар, ярдәм итәләр.
Әтиләренең һәм бабаларының олы юбилее уңаеннан Нәҗип абыйның балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары кайткан иде. Шулай ук, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хамидуллин, Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе рәисе урынбасары Мансур Хәйруллин килгәннәр, авыл мәчете картлары да ветеранны котларга җыелганнар иде.
Озын гомерле һәм бәхетле картлык насыйп булсын сезгә, Нәҗип ага!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев