Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Актаныш кызы Чүпрәле якларын үз иткән

Әлфия Гыйлай кызы Хөсәенова гомер китабының туксанынчы битен ачты

Аның тугыз дистә елга сузылган тормыш юлы шатлык-куанычлар белән дә бизәлгән, кайгы — хәсрәтләр дә урап узмаган.

Бар гомере Түбән Каракитә авылында үткән Әлфия Гыйлай кызы Хөсәенова республикабызның икенче як почмагында— Актаныш районында туган. Үзенең булачак тормыш иптәше Фәрдәр абый белән ул сугыштан соңгы елларда торф чыгару эшендә таныша. Шуннан Әлфия апа өчен Чүпрәле яклары гомерлеккә туган ягына әйләнә.

—Каракитә авылын, аның халкын бик яраттым. Хәер, кайту турында уйларга мөмкинлек тә юк иде: ара ерак, транспорты да юк, әти-әни янына да әлләни еш кайтып барып йөри алмадык. Бүген анда туганнарым да юк, бер туганым исән, ул Мәскәүдә яши,-дип сөйли Әлфия апа.

Тормыш иптәше Фәрдәр абый белән алар өч ул үстерәләр: Рәфикъ, Рәшит һәм Фәрит, аларга лаеклы белем бирергә, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Әлфия апаның бүгенге көндә 6 оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Әлфия апа да, Фәрдар абый да — Марс авыл җирлегенең, районның хөрмәтле кешеләре. Әлфия апа «Йолдыз» колхозында гомере буе сыер савучы булып эшли. Уңган, тырыш була, тапшырылган планнарны арттырып үти. Фәрдәр абый да тырыш хезмәт куя, соңгы 30 ел дәвамында авылда имам-хатыйб вазифасын башкара. 2021 елда Фәрдәр абый якты дөньядан китә.

Ялгызы калса да, Әлфия апа рухи күтәренкелеген югалтмый. Аңа ярдәмгә уллары, киленнәре килә, тирә-күршеләре хәл-әхвәлен белешә.

— Әниле булуыбыз белән без бәхетле. Безгә гомер, җан җылысын, назын бүләк иткән өчен рәхмәтебез чиксез,-диләр уллары Әлфия апага җылы теләкләрен җиткереп. 

Әлфия Гыйлай кызын юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов килде. Алар юбилярга күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев