Реклама
Шәхесләр
55 ел бергә тормыш юлыннан
55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшиләр алар.
Озак еллар бергә тату тормыш кичерүне өлкәннәр элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Аларга каршы торырлык, ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр холык белән эш йөрткән хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч янамый. Һичшиксез андый парлар янәшәбездә шактый күп. Шундыйларның берсе – Татар Бизнәсе авылында яшәүче Флера Сафиулла кызы һәм Ирфан Абделхак улы Мөдәрисовлар. 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшиләр алар.
Флера апа белән Ирфан абый икесе дә сугыш чоры балалары. Бала чакларында, сугыштан соңгы илне торгызу елларында аларга төрлесен күрергә туры килә. Әмма ни генә булмасын, икесе дә белемгә омтылучан булалар, яшьтән үк хезмәтне үз итәләр.
Флера апа башлап Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм Буа районы, Иске Тинчәле авылындагы “Волга” колхозында хезмәт юлын башлый. Агроном белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә. Ул елларда Татарстанда чөгендер игә башларга әзерләнәләр, чөгендер үстерү серләренә төшенү өчен берничә белгечне Украина якларына җибәрәләр. Алар арасында Флера апа да була. Белемле кыз биредә дә сынатмый, өйрәнеп кайткач колхозларында беренчеләрдән булып чөгендер чәчәләр һәм ярыйсы гына уңышка да ирешәләр. Әмма язмышның бормалы сукмаклары Флера апаның тормышын бөтенләй дә икенче якка борып алып китә. Химия-биология укытучысы буларак, ул Татар Бизнәсе авылына килә һәм моңа беркайчан да үкенми. Авыл хуҗалыгы институтының өченче курсында белем алган кыз, авырлыксыз педагогия итститутының химия-биология факультетына күчә.
Булачак тормыш иптәше Ирфан абый белән дә нәкъ менә шул елда танышалар алар. Дуслык соңрак олы мәхәббәткә әверелә һәм яшь гаилә төзелә.
Ирфан абый да Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укып, механик белгечлеген үзләштерә. Башлап колхозда шофер булып эшләсә, соңрак җитәкчелек аның техниканы яхшы белүен, уңганлыгын, үз эшен җиренә җиткереп башкаруын күреп, аңа механик вазифасын тәкъдим итә. Әлеге хезмәтне ул тел-теш тидермәслек итеп, 26 ел буе башкара.
Гомере буе алар икесе дә җаваплы эштә булалар. Флера апага исә балаларга белем бирү белән бер үк вакытта укыту буенча мәктәп директоры урынбасары вазифасын да йөклиләр. Флера Сафиулла кызы балалар белән түгәрәкләрдә шөгыльләнүләрен, төрле шәһәрләргә экскурсияләргә баруларын бүген дә сагынып искә ала. Биология укытучысы буларак, мәктәп бакчасы да Флера апага йөкләнгән була. Укучылары белән ниләр генә үстермиләр алар мәктәп бакчасында, нинди генә тәҗрибәләр үткәрмиләр. Ул елларда мәктәп бакчасы ел саен район күләмендә үткәрелгән конкурсларда беренче урыннарны яулап бара. Флера апа белем биргән укучылар да районда химия-биология буенча үткәрелгән олимпиадаларда алдынгы урыннарны яулыйлар. Әлбәттә, әлеге уңышлар артында йокысыз төннәр, тынгысыз хезмәт тора.
Мондый уңышларга ирешү гаиләдә бер-береңне аңлап, бер-береңә юл куеп яшәгәндә генә мөмкиндер ул. Флера апа белән Ирфан абый да тату, тигез гаиләдә өч балаларына гомер бүләк итәләр. Балалары да хезмәт белән чыныгып үсәләр, төрле һөнәрләр үзләштереп, үз гаиләләрен коралар. Кызлары Рәмзия Казан шәһәрендә яшәсә, Рәзидәләре әниләренең юлын дәвам итеп, балаларга белем бирә, уллары Ирек исә авыл балаларын мәктәп автобусы белән йөретә. Флера апа һәм Ирфан абый төп нигездә, уллары Ирек һәм киленнәре Гөлнур тәрбиясендә яшиләр. Флера апа һәм Ирфан абыйның җиде оныклары һәм ике оныкчыклары бар. Ял, бәйрәм көннәрендә алар барысы бергә җыелып, өйне шат авазларга күмәләр.
- Әти-әниебезнең шундый олы күңелле булулары - безнең өчен зур байлык. Гомере буе дус-тату яшәүләре, намуслы хезмәт итүләре – безнең өчен үрнәк,- ди уллары Ирек.
Мөдәрисовлар дини йолаларны хөрмәт итеп яшиләр. Ирфан абый лаеклы ялга чыккач та тынгы белми, бөтен ихтыяр көчен дини кануннар белән яшәүгә юнәлтә. Динилек аларның нәселдән килә. Ирфан абыйның әтисе Абделхак абый да авылда 12 ел мулла вазифасын башкарган булган.
Флера Сафиулла кызы һәм Ирфан Абделхак улы үзләрен бәхетле итеп саныйлар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк була беләләр. Агымдагы елда Мөдәрисовлар гаиләсе бергә гомер итүләренең 55 еллыгын, Флера апа үзенең - 85, Ирфан ага исә 80 еллык юбилейларын да билгеләделәр.
Зөбәрҗәт туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы, диләр. Флера апа һәм Ирфан абый исә 55 ел бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәү, өмет-ышаныч кына түгел, ә олы йөрәкле булу кирәклеген дә үз үрнәкләре белән дәлиллиләр. Авырлыкларны бергәләп уза алуларына, булганына шөкер итеп, һәр туар көнгә шатланып, яши алар бүген.
Юбилейлары һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүләре белән хөрмәтле ветераннарны тәбрик итәргә район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин һәм Флера апаның укучысы, райондагы “Россельхозцентр” оешмасы җитәкчесе Исламетдин Низамов килгәннәр иде. Алар Мөдәрисовларга ветераннар советының котлау открыткасын, бүләкләр тапшырдылар, исәнлек-саулык, озын гомер, балалар игелеге һәм гаилә бәхете теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев