Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Пристав Айрат Атнагулов

Гражданнарның хокукларын яклау һәм суд карарларының үтәлешен тәэмин итү буенча суд приставларына зур җаваплылык йөкләнә.

Әлбәттә, аларның хезмәте күпкырлы һәм һәркайсы үтә дә һөнәри осталык сорый. Бу хакта суд приставларының район бүлеге башлыгы Ирек Хәлимов: "Безнең хезмәткәрләр, суд актларыннан тыш, башка органнарның актларын да мәҗбүри үтәтәләр. Аларга закон нигезендә үзаллы гамәлләр башкару хокукы да бирелгән. Каршылык күрсәтелү яки хәвеф-хәтәр очракларында физик көч, корал һәм башка махсус чаралар куллану да рөхсәт ителә. Бу суд приставларының статусы шактый киңәйтелүен, аларга йөкләнгән бурычларның да байтакка арттырылуын күрсәтә. Суд приставларының хезмәте, шулай ук, һәртөрле түләмәүләрне мәҗбүри юллап алуга нигезләнә. Законнарны үтәтүче һәм аларны үтәргә тиешле гражданнар өчен дә җиңел булмаган бу чараларның бер үк вакытта кешелеклелек һәм хокукый нормалар кысаларында гына башкарылырга тиешлеген дә онытмыйбыз,"- ди. Ә язмам герое Айрат Атнагулов әлеге хезмәткә моннан җиде ел элек килгән. Беренче көннән үк аңа суд эшчәнлегендә тиешле тәртипне тәэмин итү вазифасы йөкләнә. Эшен бик төгәл һәм җиренә җиткереп үтәгәне өчен 2009 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы буенча суд-приставларының федераль хезмәте идарәсе аны Рәхмәт Хаты белән бүләкли. Әле шушы көннәрдә генә аңа әлеге идарә җитәкчелеге "Хезмәте өчен" дип аталган өченче дәрәҗәдәге медаль тапшырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пристав