30 июль 2013 яңалыклары
-
Пристав Айрат Атнагулов
Гражданнарның хокукларын яклау һәм суд карарларының үтәлешен тәэмин итү буенча суд приставларына зур җаваплылык йөкләнә.
-
Аракының бәясен арттыралар
23 июльдә Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко аракы бәясе 300 сумнан да (хәзер иң арзан аракы 170 сум тора) ким булмаска тиеш дип белдерде.
-
30 һәм 8,5! Аерма бармы?
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 29 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 6962 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар урылган, шуның 6891 гектары суктырылган. Бу уңышы җыеп алынасы мәйданнарның 19 проценты. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 22,1 центнерны тәшкил итә. "Цильна" җәмгыятендә-1401, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә-502, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында-3200, "Низамов", "Хафизов" крестьян-фермер хуҗалыкларында...
-
Аянычлы язмышлар
Ни кызганыч, сәламәт яшәү рәвешеннән тайпылган, эчүчелеккә бирелеп тормышта үз юлын югалткан ата-ана әз түгел хәзер. Алар турында сөйләгәндә күңелне ниндидер авыр хис били. Ә бит һәрбер ата-ана, беренче чиратта, газиз баласы өчен җаваплы булырга тиеш.
-
Озаграк эшләсәң, пенсияң күбрәк булыр
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы үзеңнең киләчәк пенсияңне санап карау мөмкинлеге бирүче яңа формула тәкъдим итте. Һәм 2015 елның 1 январеннан пенсияне яңача исәпли башлаячаклар. "Яңа кагыйдәләр буенча, пенсия билгеләнгән вакытка 30-35 еллык хезмәт стажың булса, югары пенсия түләнәчәк",-ди РФ Пенсия фондының ТР бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов. Әлеге яңалыкка тулырак...
-
Цеолит чыгару башланды
Безнең республикабыз нефтьтән тыш акбур, доломит, төзелеш комы, кирпеч җитештерү өчен кызыл балчык, гипс, комлы-чуерташ катнашмасы һәм торф кебек файдалы казылмаларга бай. Моннан кала, Татарстанда көрән ташкүмер, яна торган сланец, цеолит, бакыр, боксит ятмалары да бар.