Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Миләүшә Бикбаева: “Авылымны, хезмәтемне яратам”

Авыл хуҗалыгы алдынгыларының берсе Миләүшә Бикбаева хакында

 

Алдынгы сыер савучы белән якыннанрак танышу өчен “Цильна” хуҗалыгына барган идек.

 Миләүшә Мингали кызы Кече Чынлы авылында туып-үсә. Ишле гаиләдә дүртенче бала булып туган кыз, әти-әнисенә ияреп, кечкенәдән үк колхоз эшенә тартыла. Кызның әнисе Миннебаян апа сыер савучы була, Миләүшә дә әнисенә ияреп фермага бала чакта ук килә.

-Шәһәр тормышын яратмыйм. Шуңа да авылда калуны кулайрак күрдем,-ди Миләүшә үзе.

Мәктәпне тәмамлагач исә башлап авылдагы тегү цехына эшли ул. Туннар тегәләр, әмма билгелк бер сәбәпләр аркасында әлеге оешма ябыла. Миләүшә дә фермага эшкә килә, биредә аны ике куллап каршы алалар. Яшь кенә булуына карамастан, тәҗрибәле сыер савучылардан калышмаска, җиренә җиткереп эшләргә тырыша ул.

Нәкъ шул елларда авыл егете Тальгат Җәүдәт улы белән гаилә корып җибәрәләр. Тормыш иптәше дә колхозда хезмәт куя. Яшь гаилә башлап төп нигездә яшәсә, соңрак исә үзләренә йорт сатып алалар һәм әлеге нигезгә яңа өй төзи башлыйлар. Кызлары Раилә, аннан соң Динә туа.

Миләүшә ханым элеккеге, әниләре эшләгән чорда күп нәрсәне кул белән эшләгәннәрен искә ала. Фураж бушату, чиләкләп сөт ташу дисеңме, тагын да бик күп төрле шундый хезмәтләр кичә сыер савучылар кулыннан.

- Хәзер кул эше күпкә кимеде, юк диярлек, чөнки барысы да автоматлаштырылган. Азык та махсус техника белән таратыла, савылган сөт тә торбалар буенча туры суыткычка ага,-ди Миләүшә Мингали кызы.

- Буаз таналар төркемен туплагач, башлап аларны бозаулаттым, өч ай дәвам итте бу. Аннары аларны саварга өйрәттем. Менә инде дүрт айдан бирле малларымнан әйбәт кенә продукция алам,- ди алдынгы савымчы.

Хатын-кызны бит әле өендә дә мең дә бер мәшәкать көтә: ашарга пешерү, өй җыештыру һәм башкалар. Миләүшә ханым бу эшләрнең барысын да бер дә иренмичә, бар күңелен биреп башкара. Өстәл тулы камыр ризыгы, бакчада рәт-рәт төрле җиләк-җимеше, яшелчәсе үсә.

Менә шундый тынгысыз, зур көч һәм үҗәтлек таләп итә торган хезмәттә 30 еллап гомер үткән дә киткән. Бүген Миләүшә Бикбаева бүгенге көндә тәүлегенә бер сыердан уртача 26 литр сөт сава (бу кыш айларында!), аена үз группасыннан 1,5 тонна сөт савып алган. Һәрдаим югары күрсәткечләргә ирешкән Миләүшәне ел саен алдынгылар слетына, Сабантуй мәйданына чакырып та бүләклиләр. Миләүшә ханым үз уңышлары, тормыштагы иминлеге өчен җәмгыятьнең җитәкчесе Барис Гафуровка рәхмәтле.

- Хезмәт кешесенең эшен күрә белә, хөрмәтли. Бер генә мәсьәлә дә җитәкчебезнең игътибарыннан читтә калмый, гади эшченең барлык проблемаларын да хәл итәргә тырыша. Хезмәт хакларыбыз да бик әйбәт, вакытында түлиләр дә. Игътибар булганга күңел үсә, сөенә-сөенә эшлибез, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсе килә, - ди Миләүшә ханым. -Шуңадыр да авылда калганыма һич үкенгәнем булмады. Сайлау мөмкинлеге булса янә дә авылымны, шушы ук тормышымны сайлар идем, -диде.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев