Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Күзләргә яшь килә

Кече Убида туып үскән Василий Павловның хәрби хезмәте Төркмәнстанда башлана. Хәрби округта беренче күнекмәләрне алганнан соң ике Кызыл Байраклы 108 нче мотоукчы дивизиянең 181 нче мотоукчы полкына җибәрелә. Әлеге часть Әфганстан Республикасына кертелгәнче Термез шәһәрендә урнашкан була.

1981 һәм 1989 елларда Кабул шәһәренә урнашып Доши- Кабул һәм Кабул-Джелалабад маршрутлары буенча хәрәкәт итүче колонналарның иминлеген тәэмин итә, мөһим объектларны саклый. Меңләгән әфганчы-интернационалист кебек үк Василий Николаевич та Әфган сугышының бөтен авырлыкларын күрә һәм үз йөрәге аша үткәрә. Безнең гаскәрләр әфган җиреннән чыгарылганга егерме өч еллап вакыт үтүгә дә карамастан, комлыкларда, тау-таш араларында башларын салган сугышчан дусларын искә алганда аның күзләреннән ирексездән яшь килә. 1988 елда демобилизацияләнеп туган авылына кайта. Күрсәткән батырлыклары өчен якташыбызның күкрәген "Рәхмәтле Әфган халкыннан" һәм "Интернационалист сугышчыга" медальләре бизи, күп мәртәбә командирларның Рәхмәт Хатларына лаек була. Кораллы Көчләр сафларыннан кайтуга ук аны Село Уби урта мәктәбенә "Тормыш иминлеге нигезләре" фәнен укытырга чакыралар. Сугышның утлы сукмакларын үткән, үлем белән берничә мәртәбә йөзгә-йөз очрашкан солдатның укучыларга сөйли торган сүзләре бик күп, әлбәттә. Үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә Василий Николаевич бик зур һәм үтемле эшләр башкара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр