21 февраль 2012 яңалыклары
-
Иске Шәйморзаның үрнәк егетләре
Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары Илһам Җәббаров һәм Андрей Захаров кечкенәдән үк гомерләрен хәрби хезмәт белән бәйләргә хыялланалар. Илһам 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан Россиянең ФСБ карамагындагы беренче чик сакчылары кадет корпусына укырга керә. Андрей Захаров 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, офицер һөнәрен сайлый. Ул Санкт-Петербургтагы хәрби артиллерия...
-
Фәнис Загреев кубогына
Районның спорт яратучылары Фәнис Загреевны яхшы беләләр. Авыл районнары арасында алкалы хоккей һәм футбол буенча республика чемпионы булган, райондагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә нигез салган шәхес буларак та, аның исеме спорт белән яшәүчеләр күңелендә саклана.
-
Күзләргә яшь килә
Кече Убида туып үскән Василий Павловның хәрби хезмәте Төркмәнстанда башлана. Хәрби округта беренче күнекмәләрне алганнан соң ике Кызыл Байраклы 108 нче мотоукчы дивизиянең 181 нче мотоукчы полкына җибәрелә. Әлеге часть Әфганстан Республикасына кертелгәнче Термез шәһәрендә урнашкан була.
-
Илләр-көннәр тыныч булсын!
Иске Кәкерле авылында яшәүче Мөхлисә Шәйдуллинаның улы Наил 1966 елда туа. Иске Кәкерле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, "Ялкын" колхозында эшли. 1984 елның 26 октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла.
-
Соңгы хаты гына калды...
Әфган комлыкларында батырларча һәлак булган якташыбыз, Шланга авылы егете Наир Нуртдинов 1980 елда авыл мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, 1983 елның җәенә кадәр 90 номерлы һөнәри училищеда укып, "Тракторчы, машина йөртүче" белгечлеге алган.
-
Әфганстан – йөрәк ярам...
Ярты ел Ерак Көнчыгыш заставаларда хезмәт иткәннән соң без үзебезне шактый ук дәрәҗәдә "тәҗрибәле" солдатлар дип хис итә идек инде. Округта 700 солдат исәпләнә. Шуннан 120 хәрбине сайлап алдылар да Урта Азия чик буена җибәрергә әзерли башладылар.
-
Бәйрәм белән!
-23 февраль көнне без туган илебез хакына гомерләрен, булган бөтен мөмкинлекләрен һәм сәламәтлекләрен багышлаган кешеләрне искә алабыз, Ватанның иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, әтиләребезгә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм Хәрби көчләр ветераннарына дан җырлыйбыз. Алар җиребезне генә түгел, ә күпмилләтле халкыбыз традицияләрен, халыклар дуслыгын, бабаларыбыз васыятенә тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны...
-
Пенсия фонды идарәсендә киңәшмә
Район пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре 16 февраль көнне үткән киңәшмәдә еллык эшкә нәтиҗә ясадылар.