Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Илләр-көннәр тыныч булсын!

Иске Кәкерле авылында яшәүче Мөхлисә Шәйдуллинаның улы Наил 1966 елда туа. Иске Кәкерле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, "Ялкын" колхозында эшли. 1984 елның 26 октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла.

Башлап үз җиребездәге частьләрнең берсендә хәрби бурычын үтәсә, 1985 елның апрель аенда аларны Әфганстан Республикасына кертәләр. Биредә рядовой Шәйдуллин танкта механик-водитель була. Хәрби задание үтәгәндә, 1985 елның 18 маенда, ул идарә иткән танк минага эләгеп шарт-лый, Наил һәлак була. Аны туган авылына алып кайтып җирлиләр. Бүгенге көндә Иске Кәкерле урта мәктәбе аның исемен йөртә.

Күптән түгел Мөхлисә Юсуп кызына 80 яшь тулды. Шушы һәм сугышчы-әфганчыларны искә алу көне уңаеннан сугышчы-әфганчылар советы рәисе Иршат Җиһаншин, сугышчы-әфганчы Альберт Сөләйманов, район хакимиятенең спорт комитеты рәисе Фәрит Ахметов, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Сәхауетдин Хөсәенов Мөхлисә апа янына килеп, юбилее белән тәбрик иттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Мөхлисә апага тормышта кайгыларны күп күрергә туры килгән. Тормыш иптәше Зәбихулла да, уллары да бик иртә яшьтә вафат булганнар. Бүгенге көндә ялгызы яши ул. Кызлары тормышта, әниләренең хәлләрен белешеп торалар. Күңеле тулган Мөхлисә апа: "Киләчәктә илләр тыныч булсын, сугышлар кабатланмасын, бер генә анага да мин күргән кайгыларны күрергә язмасын иде",-дип изге теләкләрен юллады хатирәләре белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр