Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чуваш Чүпрәлесеннән Юрий Албутов тимердән чәчәкләр үрә

Юрий Албутов кулында тимер дә “чәчәк ата”

Безнең районда яраткан эшләре белән шөгыльләнүче осталар аз түгел. Шундый уңганнарның берсе Чуваш Чүпрәле авылында яши.

Өем-өем тимер-томырдан нинди дә булса әйбер ясау өчен гадәттән тыш сәләт, фантазия, иҗади хыял кирәк. Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Юрий Албутов әлеге сәләткә ия шәхесләрнең берсе. Аның кулларына эләккән тимер кисәге төрле формалар алып, матур бизәкле капкаларга, аркаларга һәм башка бик күп әйберләргә әверелә.

Юрий Иванович райондашларыбызга район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре буларак та яхшы таныш. Яшь килеш район эчке эшләр бүлегенә килеп кергән Юра тиешле еллары тулгач, лаеклы ялга чыга. Әмма хезмәттән башка өйдә эшсез торуны күз алдына да китерә алмаган Юрий үзен берәр өлкәдә сынап карарга уйлый. Яшьтән үк  эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән ир әлеге өлкәне сайлап, эшләп карарга тели. Моның өчен авылдагы иске клуб котельные бинасын сатып ала. Әлеге бина ташландык хәлдә була: түбәсе, ишекләре, тәрәзәләре дә булмый, электры да күптән өзелгән була. “Алтын” куллы Юра түбә ябу, тәрәзә-ишекләр ясау, гомумән, киләчәктә үзенең остаханәсе булачак бинаны төзекләндерү эшләрен осталар ялламыйча гына, үз куллары белән башкара. Бинага электрны тоташтыра. Кышын үзенең остаханәсен җылыту өчен мичен дә үз куллары белән тимердән ясап куя ул.

Әкренләп үз һөнәрчелеген ачып җибәрә. Башлап авылдашларына высечкалардан бакча коймалары эшли башлый. Аннан капкалар ясарга да керешә. Чүкеп, коеп эшләнгән капкаларга да заказлар күп бирәләр аңа. Нигездә, Юрий, тимер эшләнмәләрен заказлар буенча ясый.

- Капкаларның ясалышын, бизәкләрен бер-берсенә охшатмыйча, төрлечә бизәргә тырышам. Булачак әйберләрнең эскизларын, бизәкләрен төнлә уйлап ятам,-ди райондашыбыз.

Тимер белән эретеп ябыштыру, тимердән төрле бизәкләр төшерү, фигуралар ясау өчен ул үз акчасына станоклар да сатып ала.

Шушы еллар дәвамында тимердән нинди генә әйберләр ясарга туры килмәгән аңа. Эшләү дәверендә ул алюминийдан да, нержавейка, кара металлдан да төрле эшләнмәләр ясый. Үткән елда Чуваш Чүпрәлесе авылындагы чиркәүдә ремонт эшләре башкарылган вакытта да тимердән, металлдан булган барлык эшләнмәләргә заказны Юрий Ивановичка биргән булганнар. Чиркәүнең куполларын да ул иҗат иткән.

Тимердән ни генә ясамасын - капкамы ул, аркалармы, яисә башка эшләнмәме - һәр эшенә күңел җылысын кушып, осталыгын җигеп эшли Юра. Ул ясаган эшләнмәләрдәге бер-берсен кабатламый торган чәчәкләр, яфракларны һич кенә дә тимердән эшләнгән димәссең, тере кебек алар.

Тимердән төрле эшләнмәләр ясау өчен кирәк булган чималны ул заказ аша турыдан-туры кайтарта икән. Соңгы ун елда ул салкын ковка белән шөгыльләнә.

Реклама

Хезмәтендә зур хөрмәткә ирешкән райондашыбыз 3  балага гомер  биргән тату гаиләнең башлыгы.

Юрий Иванович үзенең тыйнаклыгы белән дә таң калдыра. Берәү булса, күкрәк киереп мактаныр иде, мөгаен. Ә ул исә “мин үземнең яраткан шөгылемне генә башкарам бит. Кешеләргә ошый икән минем эшләнмәләрем, мин моңа бик шат”, ди тыйнак кына.

Гомумән, Чуваш Чүпрәлесендә кул эшенә осталар бик күп. Албутовлар гаиләсе дә - шуның матур бер мисалы. Үзләрен башкаларга кирәкле итеп тоя, матурлык бүләк итә алулары белән бәхетле алар бүген.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев