Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Замана хатын-кызы үз сәламәтлегенә ничек карый?

Светлана Тяхина район үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог булып инде 21 ел эшли. Бәйрәм алдыннан аның белән "үзебезнең хатын-кыз серләре" турында әңгәмә корып алдык.

-Светлана Ивановна, сез озак еллар кешеләрне яралгы вакыттан ук күзәтә башлыйсыз. Бүгенге аналар моннан ун еллар элеккеләрдән аерыламы? Замана хатын-кызы үз сәламәтлегенә ничек карый?

-Без Бөтендөнья пәрәвез челтәре-Интернетка тоташкан гаҗәеп заманда яшибез. Мәгълүмат алу өчен (шул исәптән медицина өлкәсендә дә) компьютер төймәсенә генә басасы. Бүгенге табиблар үз авырулары турында шактый хәбәрдар пациентларның яңа буыны белән очрашалар. Бу бер яктан сөенечле, чөнки авыруның башлангыч стадиясендә үк аларны табибка мөрәҗәгать итәргә этәрә. Шул ук вакытта, шушы динамик үсешле, мәгърифәтле гасырда медицина грамотасызлыгы, үз сәламәтлегенә бармак аша карау очраклары белән дә очрашырга туры килә. Сүз сәламәтлек турында гына түгел, ә кеше тормышына куркыныч янау турында барганда, бигрәк тә аяныч.

-Профилактик әңгәмәләр алып барасызмы?

-Билгеле хакыйкать: "Авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк!". Шуңа күрә табибның көндәлек эше - дәвалау гына түгел, ә чир яңадан әйләнеп кайтмасын өчен киләчәккә җентекле киңәшләр бирү, реабилитация программасын төзү... Бу - профилактик эш һәм ул стационар ярдәм күләме кимегән шартларда медицина эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора.

-Сезгә хатын-кызларны аборт ясамаска күндерергә туры килгәне бармы? Аны яңадан кулында бала белән очраткач, ниндирәк тәэсирләр кичерәсез?

-Теләсә кайсы акушер-гинеколог практикасында, шул исәптән миндә дә, андый мисаллар бик күп. Сау-сәламәт, матур баласын күтәргән бәхетле ананы очрату - күңелгә икеләтә шатлык хисләре өсти. Әнисе, алдын-артын уйлап җиткермәү сәбәпле, ул баланың гомере вакытсыз өзелә дә ала иде бит...

-Элегрәк гаиләләр иң күбе ике бала белән чикләнсәләр, хәзер исә өченче, дүртенче балаларын тудыручы әниләр дә бар. Моңа ни дияр идегез?

-Күп кенә чүпрәлеләрнең өченче (алай гына да түгел!) балаларын алып кайтуга тәвәккәлләүләре бик сөендерә.

-Эшегездә борчыган проблемалар бармы?

-Бүгенге көндә проблемаларыбыз юк дисәм дә, ялгышмам. Хастаханәдә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, тиешле җиһазларыбыз да бар. Соңгы елларда район үзәк хастаханәсе табиб-акушерлар белән дә тулыланды.

-Бәйрәм уңаеннан районыбыз хатын-кызларына теләкләрегез?

-Шушы гүзәл язгы бәйрәмебез алдыннан барлык хатын-кызларга да мәхәббәт, якыннарының аларны аңлавын, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле ана булуларын телим!

-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, үзегезгә дә шул ук изге теләкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатынкыз сәламәтлек