Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле пенсионерлары Спартакиадада ярышты

Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышлап пенсионерларның "Өченче буын" дип аталган VI республика Спартакиадасының беренче этабы үткәрелде.

Ярышларның тантаналы өлеше балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында башланып китте. Пенсионер- спортчыларны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, Россия Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов тәбрикләде.

"Безнең райондагы спорт чаралары очраклы гына түгел. Соңгы елларда өлкән яшьтәге кешеләр арасында спортның һәм физкультура белән шөгыльләнүнең популярлаша баруы аеруча куанычлы. Монысы пенсионерларның алтынчы Спартакиадасы, аның киләчәктә дә дәвам итәсенә шигем юк. Актив озак яшәү өчен спорт кирәк, барыгызга да уңышлы стартлар телим,- диде Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин.

Өлкәннәр ярыш төрләре буенча командаларга бүленеп Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе залында, урам яктагы спорт мәйданында һәм "Акчарлак" йөзү бассейнында көч сынаштылар. Ярышларның шарты буенча ир-атларның яше - 60, хатын- кызларныкы 55 яшьтән азрак булмаска тиеш иде. Спартакиадада 100 дән артык спортчы катнашты. Аларга җиңел атлетика, дартс, өстәл теннисы, пневматик мылтыктан тирга ату кебек ярыш төрләре буенча имтихан тотарга туры килде. Спортчылардан Эльмира Айметдинова, Илдар Насыйбуллин, Альфред Яхиев, Җәүдәт Мөдәрисов, Роза Мөхәммәтшина, Җәүдәт Хамдиев, Петр Гордеев, Ирфан Вәлиуллин һәм Дмитрий Романов иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Призлы урыннар яулаган барлык спортчыларга Пенсионерлар бүлекчәсенең Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Әлеге спортчылар 22 майда Казан шәһәрендә үтәчәк республика Спартакиадасында район данын яклаячаклар. Уңышлар юлдаш булсын!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада пенсионерлар спартакиадасы